tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Тывада «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Тывада «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Тывада «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кызыл шәһәренә (Тыва Республикасы) эш сәфәре кысаларында  «Азия Үзәге» скульптур комплексында булды. Аны Тыва Башлыгы Шолбан Кара-оол озата йөрде.

Комплекс Енисей елгасы яр буенда урнашкан. «Азия Үзәге» скульптур комплексы авторы – күренекле Россия скульпторы Даши Намдаков.

Экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, Тыва территориясе географик яктан Азия үзәге булып тора. Моны белгечләр XIX гасырда билгеләгәннәр.

Шуннан соң Татарстан Президент Алдан-Маадыр исемендәге Милли музейга юнәлде.

Рөстәм Миңнеханов музей экспозициясен игътибар белән карады. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президентына 19 гасыр азагы һәм 20 гасырның беренче яртысы этнографик материалларының зур коллекциясен күрсәттеләр, аңа тыва халкының хуҗалык кирәк-яраклары, күннән эшләнгән төрле әйберләр, милли инструментлар кертелгән.

Шулай ук Татарстан Президенты музейның алтын фондын карады, анда   Тываның Пий-Хемск районы территориясендәге Ханнар үзәнендә барган археологик казулар вакытында табылган кыйммәтле әйберләр куелган.

Шунда ук музейда Рөстәм Миңнеханов җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Бүген Тыва территориясендә 350ләп татар яши.  Татарстан Президенты Тыва Республикасына эш сәфәре турында кыскача гына сөйләде. Тывалыларны һәм татарларны күп нәрсә берләштерә: бу – уртак тарихи тамырлар, охшаш гореф-гадәтләр һәм йолалар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов җирле татарларның туган телләрен онытмауларын уңай бәяләде. Ул искәрткәнчә, Интернет аша һәм «ТНВ-планета» спутник телеканалында бөтендөнья татарларын берләштерерлек «Ана теле» проекты  бара.

Татарстан Республикасы Президенты татар иҗат коллективларының Кызыл шәһәренә гастроль турын оештырырга йөкләмә бирде, шулай ук монда Сабантуй уздыру мөмкинлеген дә карарга кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*