tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэда Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэда Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Улан-Удэда Бурятия татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

20 июльдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Улан-Удэ шәһәрендә күптән түгел ачылган Бурятия Халыклар дуслыгы йортында уздырылды.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы регион җитәкчелегенә җирле татарларга ярдәм күрсәткәннәре һәм милли мәдәниятне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү буенча уңай шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, быел Бурятиядә унынчы мәртәбә Байкал Сабантуе узды.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерүче программалар турында сөйләде, шулардан: «Ана теле» татар телен дистанцион онлайн-өйрәнү программасы һәм «ТНВ-Планета» спутник телеканалы.

Бурятия татарлары милли автономиясе рәисе Саҗидә Батталова Рөстәм Миңнехановка Көнчыгыш Себергә һәм Ерак Көнчыгышка Идел буе татарлары килеп утыру тарихын, шулай ук Иске Онохой авылы турында сөйләде, монда татарлар тупланып яши икән. Аның сүзләренчә, бу авылда татар этномәдәни компонентлы мәктәп төзергә кирәк. Ул Рөстәм Миңнехановтан шушы проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорады.

Шулай ук Саҗидә Батталова Бурятия Республикасы территориясендә (Байкалда яисә Монголия белән чиктәш Тункин үзәнендә) якындагы федераль Сабантуйны уздырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов, бу тәкъдим каралачак, диде, ул үзенең дә бәйрәмнең Байкал белән янәшә уздыру турында уйлануын әйтте.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте,
Булат Низамиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*