enrutat
Баш бит / Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды
Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды

Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды

Татарстан Республикасы Президенты бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендә Кызыл мәчеттә булды. Аның белән тарихи бинаны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та карады.

2006 елда тергезелгән Кызыл мәчет — тарихи бина. 1895-1907 нче елларда әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

Мәчет Гариф хәзрәт Тулбаев исемен йөртә. Ул 1917 елда Казанда Идел-Урал мәдәни-милли автономиясе турындагы декларацияне кабул итүдә катнашкан.  Соңрак Мөхәммәтгариф Тулбаев репрессияләнгән һәм 1964 елда аның исеме акланган.

Уральск шәһәрендә һәр ел саен татар халык бәйрәме – Сабантуй зурлап үткәрелә. Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе матур традициягә әйләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*