tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк
Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк

Рөстәм Ямалиев: Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне ныгытырга кирәк

Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев киләчәктә Казан белән Мәскәү яшьләре арасындагы элемтәне тагын да ныгытырга тели. Бу хакта ул кичә “Ярдәм” мәчетендә “Татарлар штабы” тарафыннан уздырылган ифтар мәҗлесе вакытында әйтте.

“Минем шуны да әйтәсем килә: әлеге вакытта Мәскәү белән Казан яшьләре арасына элемтә бик нык түгел, кызганычка каршы. Шуңа күрә без киләчәктә шушы элемтәне, җепләрне тагын да ныгытырга тырышачакбыз. Шушындый урта мәҗлесләребез, чараларыбыз ешрак узсын иде”, – диде Рөстәм Ямалиев.

“Монда булуыбызга бик шатбыз. Бу мәчет – Россиядә иң танылган мәчетләрнең берсе. Без монда дуслар белән беренче тапкыр җыелыштык. Шушы очрашуларыбыз гадәткә керсен иде”, – дип искәртте ул.

Ифтар мәҗлесендә йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында татар зыялылары, театр артистлары, татар яшьләре активистлары, яшь бизнесменнар, журналистлар, “Ярдәм” фонды карамагында булган мохтаҗлар һәм башкалар булды.

Айдар Әхмәдиев
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*