tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәгенә үз куышы кирәк
Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәгенә үз куышы кирәк

Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәгенә үз куышы кирәк

“Якташлар” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы штабы хәзерге вакытта урнашкан офисны арендага алып тора. Биредә алар җыелып сөйләшәләр. Якшәмбе мәктәбе оештырып, татар телен дә шунда өйрәнәләр.

Бүген Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары Василий Рудой белән очрашу вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Якташлар” мәдәни үзәгенә даими офис булдыруда ярдәм итеп булмасмы, дип белдерде. Василий Рудой вариантлар эзләргә кушты. Алга таба бу мәсьәләдә уртак килешүгә килгәндә, ул уңай хәл ителергә мөмкин, диде.

Васил Шәйхразиев “Якташлар” оешмасы вакытлыча урнашкан офиска да килде, аларга истәлеккә Тукай сурәте төшерелгән сәгать бүләк итте. Оешма җитәкчесе Марсель Бәдхетдиновка яшьләрне күбрәк җәлеп итү юлларын эзләргә кушты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*