tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роза Тихомированың концерт–презентациясенә чакырабыз!
Роза Тихомированың концерт–презентациясенә чакырабыз!

Роза Тихомированың концерт–презентациясенә чакырабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы Новосибирск өлкәсендә яшәп иҗат итүче, Себер татарларының рухи-мәдәни мирасын саклаучы, Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомированың «Себердән сезгә сәлам!» дип исемләнгән концерт – презентациясенә чакыра.

Программада Татарстанның атказанган артистлары: Закир Шаһбан, Артур – Марат дуэты, Лилия Хәмитова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхак Ахунҗанов (Казакъстан), «Себер яшьләре» Халык бию ансамбле (Новосибирск) чыгышлары көтелә.

Концертның режиссеры һәм алып баручысы: Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов.

Концерт-тамаша 25 апрель көнне 18:30 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны: «Казан» милли мәдәният үзәге (Пушкин урамы, 86 йорт). Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*