tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рубин»га Бәрдыев урынына Билалетдинов килде
«Рубин»га Бәрдыев урынына Билалетдинов килде

«Рубин»га Бәрдыев урынына Билалетдинов килде

Соңгы атналарда спорт сөючеләр Казынның “Рубин” футбол командасын кем җитәкләр дигән сорауга җавап эзләп “җәфаланды”. Матбугат чараларында да бу мәсьәлә буенча кызу фикер алышу барды – төрле исем-фамилияләр яңгырады. Бүген, ниһаять, бу бәхәсләргә нокта куелды – клубның баш тренеры итеп Ринат Билалетдинов билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, 20 декабрь көнне “Рубин” командасының баш тренеры Корбан Бәрдыев һәм клубның генераль директоры Андрей Громовның эшеннән алынуы билгеле булды. Шулай ук Камил Исхаков башкарган вице-президент вазифасы бетерелде. Бу карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан футбол командасы вәкилләре белән очрашудан соң кабул иткән иде.

“Рубин” командасы җитәкчелегенең эшеннән алынуы бөтен спорт дөньясын җилкетеп җибәрде. Барыннан да бигрәк спорт белән кызыксынучылар Корбан Бәрдыевның отставкага җибәрелүен авыр кичерде. Шул ук вакытта яңа баш тренер булырдай кешеләрне барлый башладылар. Төрле фигуралар аталды – Станислав Черчесов, Сергей Юран, Валерий Непомнящий фамилияләре телдә йөрде. Хәтта чит ил белгече килергә мөмкин дигән фикерләр дә булды.

56 яшьлек белгеч Ринат Билалетдинов та соңгы вакытта Казан командасын җитәкләргә мөмкин төп кандидатлар рәтендә иде. Ул үз вакытында Мәскәү “Локомотив”ы, Ярославль “Шинник”ы һәм “УНЕКС” чех командасы өчен уйнаган кеше. 2004-2010 елларда Билалетдинов “Локомотив” дубле тренеры булып эшләде, шулай ук тимерюлчыларның төп командасын да җитәкләп алды. Бүген аның “Рубин” клубына баш тренер итеп билгеләнүе рәсми расланды.

intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*