tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рухи хәзинәләребезне барлаганда…”
“Рухи хәзинәләребезне барлаганда…”

“Рухи хәзинәләребезне барлаганда…”

Халкыбызның гореф-гадәт йолаларына бәйле рәвештә яшәп килгән һәм гасырлар буена сакланып халык авыз иҗаты буларак бүгенге көнебезгә килеп җиткән мөнәҗәтләрен һәм бәетләрен тыңлап хозурлану максатында Югары Норлат бистәсенең мәдәният йортында “Рухи хәзинәләребезне барлаганда…” дип аталган чара үткәрелде.

21нче февральдә Туган тел көнен билгеләп үтүне дә күз угында тотып әзерләнгән әлеге чарада җирле “Ак калфак” оешмасының иң актив әгьзалары булган милли җанлы мәдәният хезмәткәрләре чыгышлары чакырылган кунакларның күңеленә хуш килерлек булды.

Сый-хөрмәтле чәй табыны артында дәвам иткән җанлы әңгәмәдә агымдагы 2020нче елда халык санын алу турында да фикер алышу узды. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү, ТАССРның 100 еллыгы һәм Норлат районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан узачак мөһим чаралар турында да сөйләшү узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*