tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курсы игълан ителә
«Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курсы игълан ителә

«Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курсы игълан ителә

Татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-конкурсы кысаларында «Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курсы игълан ителә.

Белем бирү программасының бурычлары:

  • Идел-Урал төбәге халкы арасында мөселман җыр традицияләрен популярлаштыру һәм саклап калу;
  • гражданлык-патриотик хисләр һәм туган төбәкнең гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү;
  • яшьләрдә, рухи мирас үрнәгендә, эстетик зәвык, башка диннәргә карата хөрмәт, мәдәниятара диалогка әзерлек формалаштыру;
  • тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итә белүне тәрбияләү;
  • яшь һәм өлкән буынның бер-берсен рухи баетуы, рухи һәм мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын формалаштыру;
  • җәмәгатьчелек игътибарын Россия халыкларының рухи традицияләрен саклау проблемаларына җәлеп итү.

Программаның күләме: 36 сәгать.

Уку-укыту формасы: дистанцион белем бирү технологияләрен һәм электрон ресурсларны кулланып уку-укыту.

Уку вакыты:15.02.2021 – 22.02.2021.

Элемтә өчен:

Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы
Тел. 8(843) 277-68-26. [email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*