tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Румыниядә татар көрәшенең хәле турында Бөтендөнья татар конгрессында сөйләштеләр
Румыниядә татар көрәшенең хәле турында Бөтендөнья татар конгрессында сөйләштеләр

Румыниядә татар көрәшенең хәле турында Бөтендөнья татар конгрессында сөйләштеләр

Бөтендөнья татар конгрессында Румыниянең Татар демократик берлеге президенты, Татар көрәше федерациясе җитәкчесе Наим Бельгин булып китте.

Румыниянең Медгидиа шәһәреннән килгән милләттәшебез белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасарлары Данис Шакиров һәм Марс Тукаев очрашты.
Наим Бельгин бүгенге көндә Румыниядә көн күрүче татарлар тормышы белән таныштырып узды. Аның сүзләренә караганда, Медгидиа шәһәрендә 23 мең татар яши. Румыниядә Сабан туйлары уздырабыз, ифтар мәҗлесләре үткәрәбез, татар телендә газета чыгып килә, китаплар бастырабыз, дип сөйләде Наим әфәнде. Шулай ук агымдагы елда Румыниядә татар көрәше буенча ярышлар узган. Чемпионатта 10 илдән 60 көрәшче катнашкан.

Наим Бельгин хәбәр итүенчә, 2019 елда да Румыниядә татар көрәше буенча халыкара ярыш уздырырга ниятлиләр. Бүгенге очрашуда әлеге чарага әзерлек эшләре, хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*