tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рус теленә тәрҗемә ителгән яңа китап
Рус теленә тәрҗемә ителгән яңа китап

Рус теленә тәрҗемә ителгән яңа китап

Укытучы тормышы, мәктәп, тәрбия турында язмалар кергән “Тропы жизни” дип исемләнгән яңа китап Тубылда дөнья күрде. Һәр китапның да үз тарихы бар. 2006нчы елны Тубылда С.А.Садыйковның “Тормыш сукамаклары” истәлекләр китабы татар телендә басылып чыккан иде. Быел педагогик хезмәт ветераны, доцент Клим Солтан улы Садыйков әтисе Солтан Алиш улы язып калдырган истәлекләрне рус теленә тәрҗемә итеп китап чыгарды. Саллы, матур тышлы яңа автобиографик әдәби –публицистик повестьны татар телен белмәгән укучылары көтеп алдылар. Китап С.А.Садыйковның үткән тормыш юлы, күпкырлы тирән мәгълүмат, кызыклы истәлекләр, тарихи фотолар белән баетылган. Кызыклы, эчтәлекле мәгълүмат белән чыгарылган китапта автор үзенең тормыш юлын бала-оныкларына багышлап язса да, куп санлы башка укучыларны да үзенә җәлеп итәр. Монда Тубыл, Вагай районнарында яшәүче, бергә укыган, эшләгән якташлары турында да күп кызыклы сәхифәләр бар. Яңа китапта укучылар илебез тарихы, авыл тормышы, укытучы хезмәте белән тагын бер мәртәбә тирәнрәк танышырлар.

Тарихын оныткан халыкның киләчәге дә юк, диләр. Күпме вакыт узса да, ул өлкәнәйгән көннәрендә дә сугыш елларында кичергән ачлыкны, җитешсезлекне онытмый. Китапны укучылар С.А.Садыйковның һәм аның якыннарының, дусларының балачак һәм яшүсмер еллары онытылмаслык хатирә булып калганын күрәләр. Туган иленә, укытучы һөнәренә, коммунистлар партиясенә бөтен күңелен биреп эшләгән һәм яшәгән Солтан Алиш улы Садыйков истәлекләрендә халкыбыз тормышында Октябрь революциясе, үзгәртеп кору еллары, тормыш авырлыклары, шатлыклары турында да яза. Бөек Ватан сугышы елларында ачлык күргән, кичергән якташларының язмышларын да автор тасвирлый. С.А.Садыйковның илебездәге үзгәрешләргә карашын һәм гомерлеккә сайлаган тормыш иптәше Фәрәзәнә апа һәм гаиләсе турында истәлекләрен җылы хисләр белән яза. Китапны укып мәктәп җитәкчесе, укытучы булып эшләгән онытылмаслык еллар турында да укып беләбез.

Авторның үзенә генә хас булган язу стиле белән иҗат иткән китапны беренче булып укучыларның берсе аның оныгы Илмир Ташбулатов. Менә аның бәяләмәсе: ”…Озак еллар минем кәефем төшкән һәм “кара тормыш полосалары” чорларында “Тормыш сукмаклары” китабы мине илһамландырды. Сугыш, сугыштан соңгы еллар, белемсезлеккә каршы көрәш, авыл мәктәпләрендә укытучыларның хезмәте. Сүз уңаеннан, 18 яшендә бабам мәктәп директоры булып эшләгән. Үзегезне 18 яшьтә искә алыгыз! Менә шул! Узган ел үземнең кичерешләремне Клим Солтан улы Садыйков белән уртаклаштым. Ул рус теленә китапны тәрҗемә итте…Искиткеч тәрҗемә, җиңел укыла, хис-кичерешләр күңелне һәм йөрәкне дулкынландыра. Клим Султанович, сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез. Әтиегез турында хәтер хәзерге буында сакаланачак.”

Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы, гомере буе бөтен күңелен биреп эшләгән укытучы Солтан Алиш улы Садыйковның истәлекләрен рус теленә тәрҗемә иткән улы Клим Солтан улы Садыйков китап презентациясе вакыты һәм урыны коронавриус пандемиясе аркылы күчерелүе турында белдерде. Китап яратучылар С.А.Садыйковның ”Тропы җизни” китабын шәһәрнең үзәк район китапханәсеннән алып укый алалар.

                                                                                        Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*