tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рушана Саттарова: “Кирәк” дигән сүз ялкаулыктан һәм иренүдән коткара”
Рушана Саттарова: “Кирәк” дигән сүз ялкаулыктан һәм иренүдән коткара”

Рушана Саттарова: “Кирәк” дигән сүз ялкаулыктан һәм иренүдән коткара”

Балага ничек бәхетле балачак бүләк итәргә? Әти-әниләрнең күбесен бу сорау борчый торгандыр, мөгаен… Бер карасаң, замана сабыйларына телевизор, планшет, телефон, тәм-том булса, шул җитә дә кебек. Дөнья куып, баштанаяк эшкә чумган ата-ана күп очракта баласының көнкүреше белән кызыксынырга вакыт та таба алмый. Баласы кулына менә шул замана уенчыкларын тоттыра да, вәссәлам… Ә кайберәүләр баласының сәләтләрен барлап, төрле түгәрәкләргә йөртәләр, рухи һәм әхлакый тәрбиягә өстенлек бирәләр. Удмуртиядә “Татар кызы” матурлык бәйгесен оештыручыларының берсе, милли тормыш белән аеруча кызыксынучы Рушана Саттарованың кызы Амираны бик кечкенә чагыннан ук төрле милли чараларда күреп соклана идем. Аннан Амираның фотолары социаль челтәрләрдә еш күренә башлады. Кайда нинди конкурс була – алар шунда чыгыш ясыйлар. Баланың портфолиосын ничек тулыландырырга була? Бу хакта Рушананың үзе белән очрашып сөйләшергә булдым.

— Рушана, Амира бик матур бии, җырлый. Аның бу сәләтләрен ничә яшьтә үстерә башладыгыз?
— Баланы һәрьяклап үстерү, бу тормышта төрле шартларда да мөстәкыйль яшәргә яраклы итеп үстерү – һәр әти-әнинең бурычы. Кайберәүләр бу тәрбияне балалар бакчасы һәм мәктәп бирергә тиеш дип фикер йөртә. Ә минемчә, тәрбия гаиләдә булырга тиеш. Мин үзем дә кечкенәдән биергә яраттым, төрле түгәрәкләргә йөрдем, ләкин биюче булу тормышка ашмаган хыялым булып кына калды. Амираны 3 яшендә бию түгәрәгенә бирдем. “Baby step”балалар бию студиясе берничә ел “Татар кызы” бәйгесенең иганәчеләре булып тордылар, яшь биючеләр безнең бәйрәмдә чыгыш ясадылар. Аларга кызыгып, Амираның да бию сәләтен тикшереп карамакчы булдык. Шуннан башланып китте инде…

— Бүгенге көндә нинди түгәрәкләрдә шөгыльләнәсез?
— Амираның үзенә бию бик ошый, гимнастикага да йөрдек. Ә хәзер “Голливуд” бию театрына — биергә, ә “Дельфин ”балалар эстрада студиясенә җырларга йөрибез.

— Рушана, болардан кала, Амира һәрвакыт ниндидер фотоконкурсларда катнаша, шәһәребездә булган төрле балалар конкурсларыннан да читтә калмый. Барысына да ничек җитешәсез? Кайда нәрсә буласын каян белеп бетерәсең?
— Амира тик кенә телевизор карап утыра торган бала түгел: аңа һәрвакыт хәрәкәтләнергә, яңа хис-кичерешләр алырга кирәк. Уенчык­лар белән дә уйнарга яратмый ул. Шуңа күрә мин аның вакытын төрле конкурсларга әзерләнеп, биюләр, җырлар кабатлап уздыруны хуп күрәм. Конкурсларны исә социаль челтәрләрдән эзлим. Мәсәлән, август аенда “Ике тамчы су кебек” дип аталган вокал конкурста катнаштык. Биредә без “Точь-в-точь” телевизион тапшыруындагы кебек берәр артистны күрсәтергә тиеш идек. Амира Елена Ваенга булып киенеп, аның “Аэропорт” дип аталган җырын башкарды. Аннан соң “Балачак мәйданы” дип аталган балалар өчен товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсенең йөзе булды. Кастинг узган берничә бала белән махсус фотосессия ясап, барлык афишаларда аларның фотолары урнаштырылды. Амира бик шатланды. Үзен кечкенә модель итеп хис итте. Сабантуйларда да чыгыш ясарга тырышабыз. Кыскасы, кайда нинди кызыклы чара бар, шунда катнашырга тырышабыз.Буш вакытларны һәрвакыт гаилә белән уздырабыз. Әби-бабасын бик ярата, аларга кунакка барабыз.

— Әлеге конкурсларда катнашуның махсус шартлары да бар бит әле. Бию, җыр костюмнарын каян аласыз? Кем тегә?
— Һәр чараның,чыннан да, үз йөзе, үз шартлары. Костюмнарга килгәндә, барсын да диярлек үзем тегәм яки кибеттә туры килердәй кием булса, аны сатып алып, образга туры китереп бизим. Минем Амираны милли рухлы итеп тәрбиялисем килә. Шуңа күрә дә Казанга барырга туры килсә дә, милли кием, бизәнү әйберләре алырга тырышам. “Татар кызы” бәйгесен оештырганда, гел минем янымда йөри. Аңа милли бизәкле махсус футболка, түбәтәй тектем. Сабантуйга да милли киемдә килергә тырышабыз.

— Рушана, бала тәрбияләүдә синең үз кагыйдәләрең бармы?
— Һәр кеше үз йөрәген тыңлап эш итәргә тиештер дип уйлыйм. Тәрбиягә килгәндә, минем өчен “кирәк” дигән сүз төп рольне уйный, ләкин бу балага басым ясау түгел. Бары тик аны ялкаулык һәм иренү чиреннән тартып алу чарасы. Дөрес, Амираның кайчак нидер эшлисе килмәгән, иренгән, ялкауланган чаклары да була. Ләкин мин аңа ипләп кенә: “Кызым, синең барасы килмәгәнеңне беләм. Ләкин безгә барырга кирәк. Синең өчен дә, минем өчен дә бу мөһим”, — диям. Бу сүзләр серле көчкә ия Амира: “Барам, әни”, — дип, тиз генә әзерләнә башлый. Хәзер режимга керде, Амира үзенең дәресләре ничәдә буласын белеп, алдан әзерләнә. Ниндидер сәбәпләр аркасында, барып булмаса, кәефе төшә. Мин балага физик җәза бирүне бөтенләй хупламыйм. Тыңламаган очракта, тәрбия чарасы итеп, мультфильм карауны тыям. Тик аны да бераз вакытка гына. Сораган һәрнәрсәне сатып алмыйбыз. Әби-бабасының бердәнбер оныгы булгач, безгә аны тәрбияләү бик авыр, әлбәттә. Чөнки алар безгә биреп бетермәгән мәхәббәтне, назны онык­ларына бирергә тырышалар.Кайчагында кылтаеп та китә. Ләкин без аны вакытында күреп, туктатырга тырышабыз.

— Рушана, мин сезгә бары тик уңышлар, кызыгызның сезнең өчен терәк, ышаныч булып, тәүфыйклы бала булып үсүен телим.

Гүзәл Шакирова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*