enrutat
Баш бит / Русия татарларын ҮДН берләштерә
Русия татарларын ҮДН берләштерә

Русия татарларын ҮДН берләштерә

Бөтен Русия төбәкләрендә яшәүче татар-мөселманнарны Баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзарәте (ҮДН) Мәүлид бәйрәмнәре аша берләштерде. һиҗри буенча рабигүл-әүвәл аенда мөселманнар Мәүлид бәйрәме – Пәйгамбәрләрнең Пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен билгеләп үттеләр. Коръәни Кәримдә әйтелгәнчә, Рәсүлебез – безгә иң яхшы үрнәк. Бу айда аның тормыш юлына, хәдисләренә, тәкъвалыгына басым ясыйлар. Мәүлид бәйрәме Русиянең һәр төбәгендә – Ерак Көнчыгышта, Себердә, Идел буенда, Уралда, урта Русия регионында үткәрелде. Хәзер Чуашстан, Ульян, Пенза якларына ясалган Мәүлид сәфәре турында.

Быел Мәүлид бәйрәме республика күләмендә Татарстанда да оештырылды. Тинчурин театрында әзерләнгән бәйрәмгә Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстанда Мәүлид уздыру йоласы яңа гына торгызылып килгән вакытта Чуашстанда бәйрәмне инде алты олылыйлар. Мәүлид бәйрәмен Чуашстанда сәхнәгә алып чыгу 2006 елда башланып китә. Шул елда мәчетләр каршында эшләп килгән мәхәллә мәктәпләре укытучылары белән Чуашстан Диния нәзарәте “Мәүлид” төркеме оештырып җибәрә. Шуннан соң һәрбер мәчеттә Мәүлид бәйрәмнәре башлана. Балалар салават әйтә, мөнәҗәт башкара, шигырь сөйли. Ә иң яхшы номерлардан “Мәүлид” төркеме оештырыла. Әлеге төркем Русия төбәкләренә сәфәрләргә чыга башлый. Алар бу елга кадәр Түбән Новгород, Ульян өлкәләре һәм Казан халкына Мәүлид күрсәтеп өлгерде. Бу сәфәрләрнең тагын бер әһәмиятле ягы бар – җирле татарлар Чуашстан балалары чыгышын карагач, икенче елны балаларны Мәүлидкә әзерли. Ягъни Чуашстан татарлары шул рәвешле Русия татарларына югалган йолаларыбызны кайтаруда этәргеч ясый, татар-мөселман тормышы моделен күрсәтә.

Чуашстан татарлары моделе дигәннән, бу турыда да бераз язып китәргә кирәк. Чуашстан татарлары тормышы дин белән сугарылган. Анда милли яшәеш мәчет-мәхәллә тормышына нигезләнгән. Мәчетләрдә иҗтимагый советлар эшли, мәхәллә мәчетләре эшли. Билгеле булганча, революиягә кадәр татар-мөселман тормышы тулысы белән мәхәллә системасы буенча алып барылган. Халыкның төп үзәге мәчет булган. Ул гыйбадәт урынын гына түгел, татар тормышына кагылган һәрбер өлкәне (мәгариф, икътисад) үз эченә алган. Шул рәвешле милли үзидарә формасы барлыкка килгән. Дөрес, революциядән соң мәхәллә системасы бетерелә. Әмма бүген яңадан тормышны мәхәллә нигезендә кору эше башланды. 2006 елда Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин мәчетләрдә иҗтимагый советлар оештыру турында карар чыгарды. Бу карарны чынлап торып Чуашстан Диния нәзарәте тормышка ашырырга тотынды. Шыгырдан, Тукай һәм башка авылларда үзидарә оеша башлады. Аларга бу эштә мәхәллә системасы идеологы, галим Илдус Әмирхан зур ярдәм күрсәтте. Ислам яшәешенең әлеге нигезен Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов та яхшы аңлады. Чуашстан татарларының шул рәвешле алга китүе мөфти буларак аның дәрәҗәсен югары күтәрде. Русия Баш мөфтие урынбасары, Русия Иҗтимагый советы әгъзасе Әлбир Крганов 2010 елда Мәскәү мөфтие итеп тә билгеләнде. Хәзер мөфти Мәскәүдә мәчет салу артыннан йөри. Чуашстан татарларының мәдәни лидеры Фәрит Гыйбатдинов турында да әйтеп китәргә кирәк. Мөфти халыкны дини яктан алга әйдәсә, Фәрит Гыйбатдинов милләтнең мәдәниятен күтәрү эшен алып бара.

Быел Мәүлид гастроле гаилә темасына багышланды. Чуашстанның “Гөлстан” мәдрәсәсе ректоры, Тукай авылы имамы белдергәнчә, Чуашстан Диния нәзарәтенең төп максатларының берсе – балалар, яшь буын белән эшләү. Аларүзебезнең гореф-гадәтләрне, Әхле-сөннә-вәлҗәмәгать булып, хәнәфи мәзһәбен белеп үсәргә тиеш. Аннан соң Мәүлид күренешләрен башка бер җирдә дә күреп, ТВда да, интернетта да бу балаларның ихлас тамаша куюларын табып булмый.

— Әүвәл Мәүлид Чуашстанның 40 мәхәлләсендә үтте. Нәзарәтнең “Мәүлид” исемле төркеме – элиталы төркем булып китте. 30лап бала бүген шәһәрләргә йөри. Ә авылларда 40лап бала үзләре оештырып йөри. Әлбәттә, һәр елны без Чабаксар шәһәрендә мәдәният министрлыгы белән берлектә академик залларда Мәүлид оештырабыз. Боларны һәммәсе хуплый. Бәйрәм шулай ук Яңа Чабаксарда, Шумерля, Канашта үтте. Төбәкләргә дә чыга башладык — , ди Наил хәзрәт Җамалетдин.

Быел Чуашстанның “Мәүлид” төркемен Чаллы, Ульянның Мәләкәс шәһәренә чакырдылар. Ләкин көннәр җитмәгәнгә, анда бара алмадылар. Чөнки Чуашстан татарлары Ульян һәм Пензаның Кузнецк шәһәре татарлары зур мәдәният залларында көтә иде.

Иртәнге намаздан соң Чуашстан балаларының “Мәүлид” төркеме белән Ульян шәһәренә юлга кузгалдык. Сәфәребез уң булсын дип, Наил хәзрәт Җамалетдин дога кылды, бергәләп тәкъбир әйттек. Аллага шөкер, Ульян шәһәренә (татарчасы Сембер) исән-сау барып җиттек. Татар мәдәнияте үзәгендә чуашстаннарны шыгрым тулы зал көтеп тора иде. Бәйрәмне Үзәк Диния нәзарәтенең Ульян мөфтияте белән милли-мәдәни мохтарият бергәләп оештырды. Мөфти Сәүбән Закиров, саф татар районы Кулаткада “Кулатка укулары” узганга, бәйрәмдә катнаша алмады. Шулай да мөфти урынбасары, “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Илдар хаҗи Сафиуллин һәм башка дин әһелләре Мәүлид чарасын җиренә җиткереп әзерләгән иде. 400 урында залда буш урыннар күренмәде, бәйрәмдә мәдрәсә шәкертләре, балалар, урта буын һәм ак яулыклы әбиләр, көмеш сакаллы абзыйлар катнашты. Башта “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре чыгыш ясады. Алар Коръән укыды, мөнәҗәтләр башкарды, салаватлар әйтте. Аннан сүз Чуашстан балаларына бирелде. Алар чыгышларында Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлады, никах, талак, аборт һәм эчкечелек темаларына төрле күренешләр күрсәтте. Яулыгын салган татар кызы турында шигырь дә сөйләнде. Әлеге өзекләрне караганда, халык уйланда да, көлде дә, мыш-мыш елады да… Балаларның ихласлыгы шулкадәр көчле иде ки, алардан иман нуры, милли яшәеш чаткылары сибелеп торгандай булды. Балаларны менә шулай итеп тәрбияләргә, ислам динен, милли йолаларны ни рәвешле сакларга кирәклекне күрсәтте Чуашстан Диния нәзарәте.

Мәүлид бәйрәмендә Улянның бөтен татар җәмәгатьчелеге катнашты. Татар милли-мәдәни мохтарияте, “Туган тел” җәмгыяте җитәкчеләре, “Сембер” татар эшмәкәрләре клубы вәкилләре, Ульян өлкәсе районнарыннан килгән имамнар бар иде. Алар чыгышларында Мәүлид бәйрәменең әһәямитен ассызлыклады, өлкә татарларының берләшә баруын әйтеп китте. Ә бит чыннан да Улян өлкәсе татарлары берләшә бара. Биредә дин белән милләтне аерып карамыйлар, дини-милли эшләрне уртак итеп башкаралар. Мисалга “Биләр” мәдрәсәсе ректоры, мөфти урынбасары Илдар хаҗи Сафиуллин татар-милли мәдәни мохтарияте әгъзасе. Ягъни Ульянда кайбер төбәкләрдәге кебек дини белән милли оешма талашып ятмый. Шуңа Ульянда милләтнең өметле сулышы сизелә. Шул өметне халыкка күрсәтә торган “Өмет” газеты басылып килә. 20 ел чыгып килгән өлкә газетасын 7 меңнән артык кеше укый. Өлкә өчен, әлбәттә, бу зур сан. Мәүлид бәйрәмендә “Өмет”нең редакторы Исхак әфәнде Хәлимов та бар иде. Ул бәйрәмнең дәвамлы булуын теләде, дини традицияләрне яңартуда алгарыш сизелүен ассызлыклады.

Ульянда 170 мең тирәсе татар яши. Иске Кулатка, Чердаклы, Мәләкәс районнарында татарларны укмашып көн күрә. Иске Кулатка районы, гомумән, саф татар районы. Ульянның үзендә татар мәктәбе эшли, берничә мәктәптә татар теле факультатив рәвештә укытыла. Өлкәдә “Татар кызы” бәйгесе кебек ярышлар зур масштабта үткәрелә. Тагын бер әйберне язып китү урынлы булыр, “Биләр” мәдрәсәсендә укыту бары татар телендә алып барыла һәм анда татар балалары гына кабул ителә. Мәдрәсә ректоры Илдар Сафиуллин беренче чиратта татар халык белән эшләргә, телебезне, йолаларыбызны сакларга кирәк дип саный. Бу татарча сөйләшкән шәкертләрнең фикер йөртүендә, татар милләтенә булган ихтирамыннан күренә. Менә мәдрәсәгә Самарадан укырга килгән малайның сөйләшүеннән һич кенә дә аның үзбәк милләтеннән булуын белеп булмый.

Ульян татарларының бердәмлеген тагын бер яңалык күрсәтә – шәһәрнең Җәмигъ мәчете Үзәк Диния нәзарәтенең Ульян мөфтияте составына кергән. Бу халыкның кемнең дөрес юлда булуын аңлый башлавын күрсәтә. – Дөрес, кайбер мәчетләр башка мөфтияткә карый. Әле һаман да мәчет мөнбәрләреннән Мәүлид бәйрәменә каршы сөйләүчеләр бар. Алга таба мөфтиятебез бөтен мәчетләрне берләштерер -, ди Илдар хәзрәт Сафиуллин. Улян татарларының берләшә баруы өлкәдә яңа мәчетләр салуга киң юллар ача.

Мәүлид сәфәренең киләсе тукталышы Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәре булды. Татарлар шәһәрне Күзнәй дип атый. 80 меңлек шәһәрдә 20 мең татар яши. Күзнәйдә ике мәчет эшләп тора. Берсе тарихи таш мәчет. Татар чараларының афишалары да күренә. Өлкәдә исә барлыгы 90 мең тирәсе татар-мөселман көн күрә. Нәкъ Пенза өлкәсендә иң зур татар авылы Әләзән урнашкан. Өлкәдә 1993 елдан башлап Үзәк Диния нәзарәтенең Пенза мөфтияте зур эшчәнлек алып бара. Диния нәзарәтен хөрмәтле мөфти Гаделша Юнкин җитәкли. Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин указы белән биредә иҗтимагый советлар оештырылып, мәхәллә системасы торгызыла башлаган. Шул советларга кергән эшмәкәрләр Пенза мөселманнарының иҗтимагый хәрәкәтенә, дини эшләргә ярдәм итә. Кузнецк шәһәрендә Пенза мөфтияте рәисе Әбүбәкер Юнкин ахун булып тора.

Мәүлид бәйрәменә дә шәһәр халкы агылып килде. 1000 урынлык “Юность” мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы булды. Җыенда Пенза мөфтие Гаделшә Юнкин, шәһәр хакимият вәкилләре, җирле имамнар, шәһәр халкы катнашты. Кунак булып Мордовия өлкәсе мөфтие Зәки хәзрәт Айзатуллин да килде. Иң башта мөфти Гаделша Юнкин Пенза белән Зәки Айзатуллин Пенза хөкүмәте башлыгы урынбасары һәм Кузнецк мэрына Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановның рәхмәт хатларын тапшырды. Аннан мөфтият исеменнән иҗтимагый совет вәкилләренә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Кузнецк халкы Чуашстан татар яшләренең чыгышын бик яратып, тып-тын булып карады. Дөрес, Ульяндагы кебек үзләре ягыннан чыгыш ясаучы балалар булмады. Киләчәктә Чуашстан балалары программмасы тәэсирендә биредә дә Мәүлид оештырыла башлар дигән өмет бар. Ахырда мөфти Гаделша Юнкин Чуашстан мөфтиятенә зур рәхмәт белдерде. Мөфтине балалар чыгышы шултикле тәэсирләндергән иде ки, ул хәтта шатлыктан елап җибәрде. Бу шатлык һәм өмет яшьләре иде. Йомгаклап шуны әйтергәк кирәк, соңгы елларда Русия төбәкләрендә Үзәк Диния нәзарәтләре игътибарларын милли тормышка тагын да арттыра төшеп, инкыйлабка кадәр яшәп килгән мәхәллә системасын торгыза башлап, үз позияләрен бермә-бер ныгытты. ҮДНның Чуашстан, Пенза, Мордовия, Ульян һәм башка төбәк мөфтиятләре моның ачык мисалы. ҮДНның халыкны бер канат астына берләштерүдә Баш мөфти урынбасары Әлбир Кргановның да роле бик зур. Яшь, алдынгы карашлы һәм мөфтият традицияләрен яхшы белүче мөфти буларак, Әлбир Крганов Русия ҮДНның берләштерүче көч итүдә зур эш башкара. Чөнки революциягә кадәр Үзәк Диния нәзарәте татар-мөселманнарның дәүләтсез шартларда милли үзидарәсе дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитә, милләтнең мәгариф, икътисад системасы булдырыла. Шуңа хәзер бу системаны яңадан торгызу милләтне саклауда зур адым булачак.

Менә шулайрак узды Ульян, Пенза якларында Мәүлид чаралары. «Мәүлид» бәйрәме маршруты соңыннан Шыгырданның “Өч сәхабә” мәчетендә тәмамланды.

Автор: Алик Дәүләтев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*