tatruen
Баш бит / Яңалыклар / RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Россиядә иң зурлардан булачак
RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Россиядә иң зурлардан булачак

RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе Россиядә иң зурлардан булачак

24-25 апрель көннәрендә Казанда XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисади саммит кысаларында хәләл сәнәгатенең Халыкара RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсе эшлиячәк.

Күргәзмәдә үз продукциясе белән якын һәм ерак чит илләрдә эшләп килүче җитештерүчеләр дә катнашыр дип көтелә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сәгуд Гарәбстаны, Иран, Төркия, Индонезия, Бахрейн, Малайзия, Оман, Мисыр, Көньяк Корея, Канада һ.б.

Быелгы чараның яңалыгы булып аның уздырылу урыны торачак – ул тәүге тапкыр «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә эшлиячәк. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге мәйданчык үз эченә өч павильон сыйдыра.

Беренче тапкыр күргәзмә кысаларында зур фуд-корт эшләячәк. Анда җирле җәмәгать туклану оешмаларын гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләр оешмаларын да күреп булачак. Кунакларга һәм күргәзмәгә килгән һәркемгә грузин, дагыстан, грек, итальян һәм башка бик күп халыкларның милли ризыкларыннан авыз иттерәчәкләр, дип ышандыра оештыручылар.

Күргәзмәдә күпләрнең яраткан блогерларын да очратырга мөмкин булачак. Чара кысаларында аерым уен зонасы да каралган – әти-әниләр күргәзмә экспозициясе белән танышкан арада аларның балалары педагоглар, аниматорлар күзәтүе астында кызыклы мастер-классларда катнаша алачак.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*