tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә татарлар тарихына багышланган экспозиция ачыла
Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә татарлар тарихына багышланган экспозиция ачыла

Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә татарлар тарихына багышланган экспозиция ачыла

Бүген, 24 ноябрь көнне 13 сәгатьтә, Рязань өлкәсе Касыймов шәһәрендә “Татар халкы тарихы фрагментлары” күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә Касыймов шәһәре татарлары көнкүреше, этнографиясе, гамәли сәнгать коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Рязань өлкәсе һәм Касыймов шәһәре татарларының милли-мәдәни төбәк автономиясе рәисе Илдар Бикуев хәбәр итте.

Илдар Бикуев Касыймов татарлары көнкүрешен гәүдәләндергән барлык экспонатларның Хан мәчетендә сакланганын әйтте.

“Тарихи хан мәчете 2013 елда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте милкенә бирелгәндә, ул мәчет элек Касыймов шәһәре төбәкне өйрәнү музее буларак та эшләгән. Аның беренче катында “запасниклар” бар. Элек-электән алар шунда сакланган. Шәһәрдә реставрация эшләре бара, аларны башка урынга күчереп булачак. Безгә, бөтен татар халкына, бу экспонатларның сакланып калуы мөһим. Анда 4 меңнән артык экспонат исәпләнә, шуларның берникадәре күргәзмәгә чыгарыла”, – диде Илдар Бикуев. Экспозицияне оештыру өчен, ул Татарстан Республикасы грантын да файдалануын билгеләп узды. “Без витриналар алдык. Касыймов музей-тыюлыгы татар халкына караган экспозицияләрне тапшырды, ул гел алмашынып торачак. Бу экспозицияне Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургта да урнаштырырлар дип планлаштырабыз. Анда уникаль экспонатлар бар”, – диде ул.

Әңгәмәдәш мәчетнең икенче катында XV гасыр архитектура һәйкәлләре булуын, быел аларны реставрация эшләренә кертү турында Россия Мәдәният министрлыгына заявка кертелгәнен әйтте.

Экспозиция ачылышында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашачак. Хан мәчетендә кунаклар Җомга намазын укыячак. Чара кысаларында Касыйм ханлыгы чорыннан бүгенгә кадәр татар халкы тарихына багышланган түгәрәк өстәл утырышы да узачак. Татар бистәсе буйлап экскурсия дә оештырылачак.

 Гөлнар Гарифуллина, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*