tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань өлкәсендә Корбан бәйрәме
Рязань өлкәсендә Корбан бәйрәме

Рязань өлкәсендә Корбан бәйрәме

4 октябрьдә Рязань өлкәсе мөселманнары Ислам диненең иң зур бәйрәме Корбан гаетен каршылады.

Бәйрәм чарасы һәм намазы Рязаньнең Борки бистәсенә кергәндә урнашкан “Лента” гипермаркеты мәйданында үтте. Бирегә биш меңләп мөселман җыелды. Халыкны Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Балтачеев сәламләде. Ул Равил Гайнетдин, башка мөфтияләрдән һәм Рязань өлкәсе хакимият органнарыннан килгән котлауларны укыды.

Бу көнне бәйрәм намазлары Касыйм шәһәре, Касыйм районындагы Подлипки, Сасово районының Бастаново, Ермишино районының Әҗе авыллары мәчетләрендә, Скопин һәм Михайлов шәһәрләрендәге һәм өлкә төрмәләрендәге гыйбадәт бүлмәләрендә үтте. Корбан гаете уңаеннан бар җирдә бәйрәм табыннары корылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*