tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: пленар утырыш

V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены: пленар утырыш

14 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенының пленар утырышы узды.

Театр фойесында делегатлар “Кулъяулыгым – вәгъдә бүләгем”, “Ак калфакның табылган чагы”, “Мизгелләрдә – татар хатын-кызы” исемле бик кызыклы күргәзмәләр белән танышып алды.

Залга керүчеләрне Мөхлисә Бубыйның: “Хатыннарның бүгенге көнге беренче вазыйфалары – ана телен саклау” – диг н сүзләре каршы алды. Һәм чыннан да сүз күп очракта ана телебезне саклау турында барды.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова ачып җибәрде.

Сәламләү сүзендә ул делегатлар составы һәм алдагы көн программасы турында берничә сүз әйтеп китте:

– Быелгы җыенда Татарстан Республикасының 45 районыннан, Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән, 18 Ерак һәм Якын чит илләрдән 400 дән артык делегат катнаша. Шулай ук биредә махсус чакырылган мәртәбәле кунаклар да бар.

Җыенның программасы кысаларында 13 апрель көнне, ягъни кичә делегатлар Татарстан Республикасының Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарында булдылар. Район җирлекләрендә делегатлар “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый  оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән  һәм шулай ук “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән таныштылар, – диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын сәламләвен  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Ратникова Римма Атлас кызы ңиткерде.

“Ак калфак” оешмасының еллык эшчәнлеге турында хисабы һәм алга куйган максатлары, киләсе елга планнары турында аның җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгыш ясады.

Беренче булып сүз Башкортостан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе  Люция Вафинага бирелде.

Шулай ук Швециядәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнүзә Зеттерлунд,  тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев, Пермь өлкәсе Барда районы Барда гимназиясе директоры, җирлекнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Нурия Исмәгыйлева чыгыш ясадылар.

“Оренбург шәлләре” оешмасы генераль директоры, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова  үз җирлекләрендә балаларны һөнәрчелеккә өйрәтү хакында сөйләде.

Мәскәү татар мәдәният үзәгенең “Рух” продюссерлык үзәге генераль директоры, “Мәдинә” ансамбле җитәкчесе, Мәскәү шәһәре “Ак калфак” оешмасы рәисе Наилә Фатехова  җырчы кеше буларак чыгышын җыр белән аралаштырып алып барды, Мәскәү шартларында нәкъ милли моң татар булып сакланырга ярдәм итүен ассызыклады.

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Биктимирова Фатыйха Аитова турында һәм Казандагы 12 нче кызлар гимназиясендә ачылган аның музее турында сөйләде.

Новосибирск өлкәсе татар мәдәният үзәге “Ак калфак” клубы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Рәшидә Хамзина үз чыгышында балаларны милли рухта тәрбияләүдә җәйге ял лагерьларның әһәмиятенә тукталды.

Татарстанның Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе, Актаныш җирлегенең “Ак калфак” җитәкчесе Айгөл  Галимьянова үз җирлекләрендә милли йолалар, гореф-гадәтләр, төбәкләреннән чыккан шәхесләр, аларны халкыбызга кайтару турында сөйләде.

Төмән өлкәсе “Социаль эшмәкәрләр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Әлфия Кәбирова актуаль темага: социаль эшмәкәрлекнең традицияләрне саклауда ярдәме тырында сүз тотты.

Шулай ук Казан шәһәре “Сабыйлар” тәрбия бирү үзәге директоры Ләйсән Солтанова, Самара өлкәсе Похвистнев районы “Ак калфак” оешмасы филиалы җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Илһамия Кәримова чыгыш ясадылар.

Чыгышлардан соң Римма Ратникова Татарстан Республикасының бүләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты бүләкләрен тапшыру алдыннан зал БТК БК рәисе Ринат Закировка күмәк алкышлап каршы алды. “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова билгеләп үтүенчә, оешманың башлангычлары Ринат Зиннур улы ярдәме һәм теләктәшлеге белән тормышка ашырыла.

Ринат Закиров бүләкләрне тапшырганнан соң, җыен делегатлар сәламләп: “Бүләкләнүчеләр генә түгел, калган барыгыз да бүләккә һәм хөрмәткә лаек. Сезне барыгызны да котлыйбыз шушы бүгенге зур ихлас чара белән! Һәрберегезнең эше безнең өчен өлге булып тора. Киләсе елларда да шулай очрашырга насыйп булсын һәм, әлбәттә, Казан сезне һәрвакыт көтеп яшәячәк. Рәхмәт сезгә!” – диде

Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында яңгыраган чыгышларда күтәрелгән мәсьәләләр буенча резолюция проекты тәкъдим ителде. Резолюция бердәм тавыштан кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*