tatruen
Баш бит / Яңалыклар / С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк
С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк

Казан консерваториясенең опера студиясе тамашачыларга Яңа ел бүләге әзерли. 22 декабрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Җәүдәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.

Спектакль композиторның тууына 110 ел тулуга багышлана. Спектакльнең режиссеры Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев. Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча язылган легендар Көнчыгыш персонаж турында сюжет нигез итеп алынды. Тапкыр хуҗа гаделлек өчен көрәшә, бөтен кеше белән бертигез аралаша белә, үткен теле белән дан тота.

Режиссер сүзләренә караганда, бу спектакль – үзенчәлекле фантазия, үткәнебезне заман кешесе күзлегеннән карарга омтылу. Шул ук вакытта спектакльдә «тамаша мәктәбе» традициясе торгызыла.

Җәүдәт Фәйзи музыкасы Ильяс Камалның редакциясендә һәм оркестрында яңгыраячак. Моннан тыш, яшь авторның берничә үз композициясе спектакльне органик рәвештә тулыландырачак.

Спектакльдә Казан консерваториясенең опера студиясе солистлары: Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Айрат Ганиев, Диләрә Төхвәтуллина, Руслан Закиров, Диана Медведева, Альберт Хәммәдиев, Алинә Хөснетдинова, Адель Шәрәпов, Алена Муханова, Булат Закиров җырлый. Опера студиясенең сәнгать җитәкчесеТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Заппарова.

Спектакльдә шулай ук ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры һәм опера студиясе хоры (җитәкчесе Гөлназ Әкбәрова) катнаша.

Спектакльне әзерләүдә концертмейстерлар Татьяна Сафонова һәм Венера Гатауллина, актерлык осталыгы буенча педагог, Россия Федерациясенең атказанган артисты Лия Заһидуллина һәм сөйләм осталыгы буенча педагог, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев та зур өлеш кертте.

Казан консерваториясенең опера студиясе Җәүдәт Фәйзи иҗатына беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итми – 2010 елда композиторның  «Башмагым» музыкаль комедия куелган иде.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*