tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Саба калфагы” бәйгесе узды
“Саба калфагы” бәйгесе узды

“Саба калфагы” бәйгесе узды

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе “Саба калфагы” бәйгесе уздырды. Аның максаты халыкны милли рухта тәрбияләү.

Бәйге Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннеханов карары белән расланып “Сабантуй” бәйрәме программасына кертелде.

Бәйгене “Ак калфак” татар хатын-кызларының Саба бүлекчәсе һәм Россия федерациясе федераль  салым хезмәтенең ТР буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе (Спонсор) оештырды.

Бәйгедә 13 яшьтән алып 53 яшькә кадәрле теләге булган һәркем кулдан эшләнгән калфак белән катнашты. Барлыгы 15 кешедән 22 калфак кабул итеп алынды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга Грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*