tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы китапханәсе ачылуның 100 еллыгы бәйрәм ителде
Саба районы китапханәсе ачылуның 100 еллыгы бәйрәм ителде

Саба районы китапханәсе ачылуның 100 еллыгы бәйрәм ителде

Саба районы китапханәсе ачылуга 100 ел тулды. Шул нисбәттән биредә бүген бәйрәм оештырылган иде.  Китапханә каршында оештырылган түгәрәкләр эшчәнлеге сурәтләрдә чагылыш тапты. Чарада Казан милли китапханәсеннән һәм район китапханәсеннән хезмәткәрләр катнашты.

Бәйрәм белән котлап, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы чыгыш ясадылар һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Ә Бөтендөнья татар конгрессы тарафаннан Рәхмәт хатларын һәм китапханәгә истәлек бүләге тапшыру миссиясе “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага йөкләнгән иде. Юбилей бәйрәме бик эчтәлекле, уйлап, фикерләп язылган программа нигезендә үтте. Күп тарихи вакыйгалар эзләп табылган һәм алар сәхнәдә чагылдырылды. Китапханә хезмәткәрләренең 100 еллык тарихы шәҗәрәсе төзелгән.. Афәрин, сабалылар!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*