tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы Мамалай авылында “Ак калфак” оешмасы утырышын уздырды
Саба районы Мамалай авылында “Ак калфак” оешмасы утырышын уздырды

Саба районы Мамалай авылында “Ак калфак” оешмасы утырышын уздырды

Саба районы Мамалай авылында “Ак калфак” оешмасының беренче утырышы булды. Авыл халкы белән берлектә ” Татар халык ашлары” дип аталган бәйрәм кичәсе дә үткәрелә. Уңган хуҗабикәләр яши биредә. Нинди генә тәм-томнар пешерми алар.

Бәйрәм халык җырлары, уеннары белән үрелеп барды. Ир-егетләр генә түгел, хатын-кызларда сыздырып гармун уйный Мамалай авылында. Нәкыя апа Заһидуллина кулындагы гармун тынып тормады. Кечкенә генә авылда яшәп ятучы ак яулыклы апалар әнә шундый актив. Алар кабат очрашырбыз дип, сүз куешып саубуллашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*