tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районындагы Явлаштау авылы яшьләре театрга гашыйк
Саба районындагы Явлаштау авылы яшьләре театрга гашыйк

Саба районындагы Явлаштау авылы яшьләре театрга гашыйк

Саба районындагы Явлаштау авылы халкы үзенең җыр – моңга мәхәббәте, халкыбызның гореф – гадәтләрен саклап яшәве белән сокландыра. Күп еллардан бирле эшләп килүче “Ак калфак” оешмасын районда яхшы беләләр, хөрмәт итәләр. Авыл яшьләре дә сынатмый.

Инде өченче ел рәттән районыбыз халкын үзләренең спектакльләре белән сөендерәләр. Август аенда узган “Саба яшьләре” көннәрендә дә яшьләребез бик актив катнашты. 30 март көнне алар Явлаштау авылы мәдәният йортында Мансур Гыйлаҗевның “Эх, дускаем, белсәң иде…” спектаклен сәхнәгә куйдылар.

Яшьләр үзләренең оста уеннары, һәр рольне бар күңелләрен биреп, җиренә җиткереп башкарулары, искиткеч табигый булулары белән тамашачылар күңеленә үтеп керделәр, соклану уяттылар.

Китапханәче апалары Тәгьзимә Габделгазиевна белән берлектә әзерләнгән мондый чаралар дәвамлы булсын иде дигән теләкләрен җиткерде авыл халкы. “Ак калфак” оешмасына йөрүче апалар яшьләр өчен махсус бүләк әзерләгән: кызларга чигүле альяпкыч, егетләргә чигүле кульяулыклар. Яшьләр өчен иң зур бүләк авылдашларының җылы сүзләре, көчле алкышлары, рәхмәт хисләре булды, әлбәттә.

Ләйсән Билалова
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*