tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада күренекле язучылар катнашында Мәгъсүм Хуҗин турында хәтер яңарттылар
Сабада күренекле язучылар катнашында Мәгъсүм Хуҗин турында хәтер яңарттылар

Сабада күренекле язучылар катнашында Мәгъсүм Хуҗин турында хәтер яңарттылар

Ләбиб Леронның “Мәгъсум Хуҗин” китабын тәкъдим итү кичәсе үткәрергә дип, узган атнада Сабага бер төркем әдип килгән.

“Саба таңнары” газетасы әлеге вакыйга турында билгеләп үткәнчә, бу сәфәргә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелек итүе татар әдәбиятында тирән эз калдырган якташыбызга карата зур хөрмәт турында сөйли.

Башта район үзәк китапханәсендә булып, аннары язучы-прозаик, хикәяче Мәгъсум Хәмит (Хәмидулла) улы Хуҗинның (1930–2008) Саба зиратындагы каберендә аның рухына дога кылганнан соң, туган авылы Тенекида язучыны искә алу кичәсе Юлбат мәдәният йортында дәвам иткән. Данил Салихов әйткәнчә, әлеге чарада катнашырга теләгән язучылар тагын да күбрәк булган. “Без Мәгъсум абыйны яраттык, хәзер дә яратабыз, бездән соң да яратырлар, Ләбиб Лерон, чыннан да, шулай булсын, аның турындагы якты хатирәләр киләчәк буыннарга барып җитсен өчен менә шушы китапны эшләде дә. Бу хезмәтне башкарып чыгуга Саба районы да кушылды һәм, уртак тырышлык нәтиҗәсендә, Мәгъсум Хуҗин турында истәлек-хатирәләр, әдәби сәхифәләр китабы туды. Ул укылсын, киләчәктә дә үз телебездә сөйләшергә, аралашырга язсын”,– дип сөйләде берлек рәисе Данил Салихов.

Аннары төзүче-автор Ләбиб Лерон сүз алып, Мәгъсүм Хуҗин турында замандашларының һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән китапны әзерләү, дөньяга чыгару тарихы белән таныштырды. “Мәгъсум абый Тенекинең көмешчеләр авылы булуы турында әйтә иде. Ләкин без көмешчеләрнең Башкортстан якларына ук барып чыгулары турында белми идек. Баксаң, алар Шәехзадә Бабич авылына ук барып чыкканнар икән”, – диде ул кызыклы фактка игътибарны юнәлтеп.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*