tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сабан to you» – 28 өр-яңа мультфильм да, шәп призлар оту мөмкинлеге дә!
«Сабан to you» – 28 өр-яңа мультфильм да, шәп призлар оту мөмкинлеге дә!

«Сабан to you» – 28 өр-яңа мультфильм да, шәп призлар оту мөмкинлеге дә!

«Татармультфильм» анимация иҗаты студиясе татарларның иң яраткан бәйрәме – Сабан туе турында 28 анимация ролигы төшерде.

28 мультфильмның һәркайсында милли бәйрәмебезгә хас уеннар, конкурслар, биюләр, күңел ачу сурәтләнгән. Роликларда Сабан туеның барлык бизәк-буяуларын, шулай ук Татарстанның гореф-гадәтләрен, милли аш-суын, киемнәрен һ.б. күреп, җырларын тыңлап була.

Яңа мультфильмны күбрәк кеше күрсен өчен, «Татармультфильм» студиясе аны таратуда ярдәмгә Вконтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә “Бөтен планетага – Сабан туе” конкурсын уздырырга булган.

Шартлары бик гади: катнашырга теләгән кешеләр «Татармультфильм» сайтыннан «Сабан to you» мультфильмнарының берсен йөкләп алып, социаль челтәрләрдәге үз аккаунтына #Мультсабантуй һәм #Татармультфильм хэштеглары белән куярга, шулай ук “Сабан туе бәйрәме сезгә ни өчен ошый?” соравына кыска җавап бирергә тиеш.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*