tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе: милли бәйрәмме, тамашамы?
Сабан туе: милли бәйрәмме, тамашамы?

Сабан туе: милли бәйрәмме, тамашамы?

Авылны тотып тора торган ике бәйрәм бар. Аның берсе – Сабан туе, икенчесе – Корбан гаете. Ләкин Татарстандагы татар авылларының һәр икенчесендә милли бәйрәмебез үткәрелми. “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә менә шундый капма-каршы фикер яңгырады. Бу нилектән шулай килеп чыга? Сабан туе элеккеге рухын саклыймы? Без шушы сорауларга җавап эзләдек.

Саннар ни сөйли?

Быел Татарстан Хөкүмәте яр­дәме белән 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк. Алар Татарстаннан кала, Россиянең 58 төбәгендә, 30 чит илдә уза. Чагыштыру өчен: был­тыр җәмгысы 330 Сабан туе үткәрелгән. Алар 54 төбәктә, 31 чит илдә гөрләгән. Бу бәйрәмнәрдә 2 миллион кеше катнашкан. Бө­тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, болар фәкать рәсми, ягъни Мәдәният министрлыгы һәм конгрессның көче кергән бәй­рәмнәр. Чынлыкта, алар меңләгән җирдә оештырыла. Сабан туе соң­гы елларда дини һәм милли йолаларның үрелеп баруын чагылдыра, ди конгресс вәкиле. Быел, мәсәлән, бәйрәм Ураза гае­тен­нән соң үткәрелә. Хәмерсез үткәрү җәһәтеннән дә эш алып барыла, ди Шакиров.

Чын Сабан туе – авылда

Традицион мәдәнияте үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһә­рова Сабан туена бәя биргәндә, аның кайда үткәрелүенә карап төрле булуына басым ясады:

– Татар авыл Сабан туе гадәттә фермер, йә булмаса, берәр эшмә­кәр көче белән үткәрелә. Монда спорт ярышлары да, өстәмә ниндидер кызыклар да булмый. Иң үзенчәлеге – нинди дә булса бер күренекле татар җырчысын алып кайтып концерт күрсәтү булырга мөмкин. Ләкин Татарстандагы татар авылларының 52 процентында әлеге бәйрәм үткәрелми. Чөнки кайбер районнарда инвестор 14 авылга бер бәйрәм оештыра. Шул ук вакытта берничә фермер җыелып Сабан туен үзләре үткәрә башлады. Алар гаҗәеп кызыклы, көннәре дә указ буенча үткәрелә торган вакытка туры килми.

Фәнзилә Җәүһәрова район Сабантуйларының катгый бер та­ләпкә утыртылуын билгеләп үтте. Районда бәйрәм билгеле бер көн­дә, билгеле бер сәгатьтә башлана, берничә сәгатьтән тәмам­ла­на, ди ул:

– Бу инде авыл бәйрәме түгел. Авылда халык танышу, аралашу өчен җыелса, районда тамаша өстенлек итә. Бәйгеләр, көрәш, ат чабышы да тамаша төсмерен ала. Районда узган бәйрәмдә көрәш – чып-чын спорт төре. Анда, авылдагыча, келәмгә теләсә кем чыгып көрәшә алмый. Халык монда үз көчен сынау өчен түгел, билгеле спортчыларны карарга җыела. Монда безнең төп кимчелек – уеннарны үткәрү форматларын тотып бетермәү. Җәлт кенә үткәрәләр дә, син икенче тапкыр әйләнеп кил­гәндә ул мәйдан инде бушаган була. Уен мәйданнары Сабан туеның башыннан ахырынача эшләп торырга тиеш.

Белгеч фикеренчә, федераль Сабан туеның максаты шулай ук үзгә. Монда татар милләтен туплау күз уңында тотыла. Татар халкы үзенең милли йортына башка мил­ләтләрне кунакка чакыра. Монда инде татар җыры, татар көе яң­гырап торырга, татар ашлары тәкъ­дим ителергә, ягъни дөньяга татарны  таныту өчен барысы да эш­лә­нергә тиеш. Федераль Сабантуйларында безнең бурыч – йөзек кашы булган бәйгеләрне, әйтик, милли көрәшне саклау, мәй­данны милли орнаментлар бе­лән заманча, стиль­ле итеп бизәү, татар сүзен ишеттерү, татар телләрендә язу.

Нәкъ менә шушы урында сөр­легәбез дә инде без. Федераль Сабан туе  булсынмы ул, шәһәр­не­кеме – барысында да татарча язуларга урын бик тарсынып кына бирелә. Сабан туе капкасына еш кына “Хуш киләсез” дигәне урысча, районнардан китерелгән авыл ихаталары капкаларына да чакыру сүз­ләре урысча языла. Бәйрәм тамашасын алып баручылар да, котларга менүче түрәләр дә халыкка күбрәк урысча мөрәҗәгать итә. Бу кимчелекне төзәтергә кайсы алыныр икән – министрлыкмы, конгрессмы? Быелгы бәйрәм­нәр­не көтеп карыйк.

Көрәшкә ни җитми?

Сабан туеның йөзек кашы – кө­рәш бәйгесе дип сөйләде бел­геч­ләр. Яшьләр эшләре һәм спорт ми­нистрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, милли бәйрәмдә 7 меңнән артык көрәшче катнаша.

– Көрәшчеләребез җитәрлек, чөнки спорт мәктәпләрендә дә көрәш секцияләре булдырылды. Без көрәшне таныту өчен кулдан килгәнне эшлибез, ләкин дөнья шаулатырга көчебез җитми әле. Таныту өчен нәрсәләр эшлибез соң? Әйтик, соңгы елларда Миң­гәр авылы Сабан туенда дөнья кубогы үткәрелеп килә. Быел ул дөнья чемпионатына әйләнәчәк. Анда безнең 42 илдән 200дән артык көрәшче килә. 7 үлчәү ка­те­гориясендә көч сынашачаклар. Батырларның батырлары Биектау районы Иске Казан түгәрәк уенында ачыклана. Баш батырга машина куелачак, – ди Шәйхет­динов. – Шәх­сән үзем Сабан туен көрәштән башка күз алдына да китерә алмыйм. Ул һәр районда балалар көрәше белән башланып китә, спортчыларның бил алышуы белән тәмамлана. Шуңа күрә мин Сабан туеның чит ил­ләрдә үт­кәрелүен безнең кө­рәшкә пропаганда дип бәялим. Төрле спорт төрләрен караганым бар. Безнең көрәш шәп, әмма аны таныта алмыйбыз. Төрле алымнар кулланып карыйбыз. Мәсәлән, 2019 ел­ның гыйнварында Казан циркында тамаша рәвешендә бәйге үт­кәрергә җыенабыз. Монда Татарстан, Россия һәм БДБ иллә­ре­нең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясаячак. Тамашачыларга билет сатып, ул билетка лотереяга машина куеп үткәрәчәкбез. Миңгәргә дөнья бе­ренчелегенә килгән кө­рәш­челәр арасыннан да көчле­лә­рен чакырачакбыз.

Хәлил Шәйхетдинов көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кер­тергә кирәк дип саный. Мондый фикерләр соңгы вакытта еш ише­телә. Ләкин дөньяга танытабыз дип асылы, татарлыгы югалмасмы? Андый куркыныч та бар. Профессиональ спорт төре ясыйбыз дип халыктан ерагаймасмы? Танылган чемпионга караганда, авы­л­ның елга бер сөлге тота торган агае бил алышканда кызыклырак халыкка.

Сабан туеның үзгәрүе – югалтумы?

Бу сорауны без фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара Традицион Музыка Киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы Эльмира Каюмовага бирдек:

– Мин 30 ел экспедицияләргә йөрим. Тәҗрибә зур. Фольклор – халык яшәешенең аерылгысыз бер өлеше. Ләкин тормыш шартлары үзгәргән саен, йолалар да үзгәрә. Әйтик, XV гасырда Сабан туе бер төрле, XIX гасырда икенче төрле, хәзерге вакытта өченче төрле. Нәрсәдер югала, нәрсәдер дәвам итә. Бу – табигый күренеш. Аннан соң җирле үзенчәлекләрне истән чыгармаска кирәк. Төрле төбәкләрдә Сабан туеның үткәрү тәртибе аерылып торган. Әлеге бәйрәмнең берничә варианты бар. Шуңа күрә “чын” Сабан туен эзләп табу – һич мөмкин  эш түгел. Безнең чорга килгәндә, ХХ – ХХI гасырларда Сабан туе исеме астында өч халык бәйрәме кушылган: Сабан туе, Җыен һәм Сөрән. Элегрәк Сабан туе Казан татарлары этник төркеме өчен генә хас булган. Борынгы заманнарда ми­шәрләр Сабан туен үткәрмәгән. Хә­зер исә татарлар яши торган бөтен якларда, хәтта чит илләрдә дә (Америка, Англия, Германия, Венгрия һ.б.) уздырырга тырышалар.

Көрәш, ат чабышы, җиңү­че­ләр­гә бүләк җыю гадәтләре яшәп килә. Әлбәттә, югалтулар да бар. Казан татарларының кайбер авылларында Сабантуй йолалары яхшы сакланган. Мәсәлән, Мари Иле Республикасының Бәрәңге районында элек бер атна бәйрәм ит­кәннәр, хәзер 3 көнгә калды. Бу якларда бүләк җыю – бәйге җыю дип атала. Йолалар кыскарса да, Сабан туе традицияләре әле көч­ле. Татарстанның Теләче райо­ны­ның Кече Мирәтәк (халык телендә Бичер) авылында бүләк җыярга, нәкъ элеккечә, егетләр чыга: алар муеннарына сөлгеләр асып, гармун белән авыл буйлап җәяү йөри­ләр. Янында булган малайлар чи­ләккә йомырка тутыра. Бик матур күренеш. Ә мәйдан үзе караңгы төшкәч оештырыла. Бу – төнге Сабан туе. Бичер авылында аны райондагы бәйрәмнән бер атна соң­рак уздыралар.

Рух бетүдә үзебез гаепле

Уеннарны спорт ярышына әй­ләндереп, бәйрәмне кәеф-сафа коруга калдырып, рухны бетердек. Авыл Сабан туен оештыручылар әнә шулай диләр. Чөнки кеше хәзер үзен генә кайгырта, табигатьне олыламый, мул уңыш теләп Җир-анага гозерен җиткерми, ди Зәй районының Сәвәләй авылы китапханәчесе Светлана Чернова:

– Без әнә кеше белән табигать арасындагы элемтәне сакларга тырышабыз. Моның өчен Сабан туе алдыннан махсус үткәрелә торган боламык бәйрәмебез дә бар. Кыска гына әйткәндә, һәр йорт­тан ярмасы, мае, бәрәңгесе җыела. Ул яланда чишмә суында пешерелә. Аның беренче өч өле­ше су буена – яңгыр, кырда – мул уңыш, урман буенда ил-көнгә тынычлык сорап күмелә. Ел саен шушы йоланы үткәргәннән соң яңгыр ява. Бу инде сыналган алым. Сабан туе да – мәҗүси бәй­рәмнәрнең берсе. Монда инде күп йолалар югалды, ул заман бәй­рәменә әй­ләнде. Ләкин нәзер атын бүләкләү кебекләре сакланды әле.

Сәвәләй мәдәният йорты директоры Ольга Бутяева авылларында бүләк җыю йоласының сак­ланып калуын әйтте:

– Авыл карчыгы Настя түти ел саен баш атка бистәр (сөлге) чигә. Аның бүләген беркемнеке белән дә бутап булмый. Үзенә генә хас манерда, нәсел тамгалары, бизәк­ләрен кертеп эшли ул аны. Бистәр чигеше ул – нәселнең гербы кебек. Шуңа күрә аны югалтмаска тырышабыз. Ел саен авылның яңа ки­леннәре дә бистәр чигә. Бу бүләк, Сабан туеның бирнә малларын такмак әйтешеп, җыруларын җыр­лап җыябыз.

Бик сирәк авылларда гына бәй­рәм иртәсендә балаларның йорт­тан йортка йөреп бүләк җы­юы калган. Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында бар икән әле. Эшмәкәр Минлегөл Хәбиб­рах­манова әйтүенчә, Сабан туе та­ңында балаларга күчтәнәч өлә­шәләр, бу – кәнфит ише тәм-том гына түгел, төрле төскә буялган йомырка да. Өлкәннәр йорттан йортка кереп ярма ише әйбер җыя. Бу да Сабан туе мәйданында пе­ше­релә. Миңлегөл Хәбибрах­манова, бәйрәмнең рухы бетүдә үзебез гаеп­ле, дип саный. Хөкүмәт оештырганны көтеп ятабыз, аннары гаеп эзлибез, үзебез алынмыйбыз, ди ул. Алынучылар да бар әле, шөкер. Әйтик, Җәлил хәзрәтнең Балтачтагы Бөрбаш авылында узучы балалар Сабан туен бернинди тамаша белән дә чагыштырып булмый.

Гөлинә Гыймадова
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*