enrutat
Баш бит / Сабан туемы, шау-шулы тамашамы?
Сабан туемы, шау-шулы тамашамы?

Сабан туемы, шау-шулы тамашамы?

Сабан туе – татар халкының билгесез заманнардан бирле, тарихның әллә нинди сикәлтәле, катлаулы борылышларына карамастан, егерме беренче гасырга кадәр килеп ирешкән күркәм йола бәйрәме. Ул, башлыча, татар авылларында аграр тормышның аерылгысыз бер күренеше буларак, үткәрелеп килгән.

 Һәр авылда да бүләк җыймаганнар

Әлеге бәйрәмгә бәйле кайбер йолаларның иң үзенчәлеклесе – Сабан туе бәйрәмендә катнашучыларга, шул исәптән көрәшчегә дә, туры баганага үрмәләүчегә дә, ат чабышында катнашучыларга да, авырлык (таш, гер) күтәрүчегә дә, капчык сугышында катнашучыга да, авыш баганага менүчегә дә, чүлмәк ватучыга да һәм башка бәйгеләрдә катнашучыларга бүләк булдыру максатыннан сөлге/бирнә/яулык/әрәпә җыю йоласы. Әлеге йола билгеле бер төбәк урынчалыкларында анда яшәүче татарларның тарихи үсеш-үзгәрешләренә бәйле үзенчәлегенә бәйле беркадәр үзгәрәк йола гадәтләре дә өстәлеп, үткәрелә килгән. Әйтик, Саба районының бер төркем авылларында, мәсәлән, Кече һәм Олы Шыңарларда бирнә җыю йоласы комплексында Сабан туена бер көн кала бирнә тәбәсе пешерү йоласы шактый озак еллар үткәрелеп килгән. Биредә шуны да искәрергә кирәк, бүләк җыю йоласы татар милләтенең бар этник төркемнәренә дә хас күренеш түгел. Мәсәлән, Түбән Новгород һәм башка өлкәләрдә яшәүче мишәрләргә мәйдан гына хас. Алар өчен Сабан туе төшенчәсе мәйданда үткәрелә торган бәйгеләр бәйрәмен аңлата. Себер татарларында, бигрәк тә җирле халыкта (бу очракта сүз кайчандыр билгеле сәбәпләр белән күчеп килгән Казан татарлары турында бармый) Сабан туе бөтенләй үткәрелмәгән. Моның сәбәпләре аларның этник чыгышларында, климатик шартларында, мәдәни традицияләрендә ята.

Төп арена – Казан Сабан туе мәйданы

Инде Сабан туеның авыл җирлекләреннән тыш шәһәр мәдәнияте структурасына кагылышлы да үткәрелүе тарихы үзенчәлекләренә күз салыйк. Казан шәһәрендә бәйрәмнең үткәрелү тарихы әллә ни зур түгел. Мәгълүм булганча, Казанда Сабан туе бары тик ХIХ гасырның икенче яртысында гына уздырыла башлый. Төп сәбәпләренең берсе – моңа кадәр авылларында натураль хуҗалык белән көн күрергә мәҗбүр булган крестьян катламы татар буржуазиясе формалашу процессларында актив катнашып, аякка шактый нык басып килүче сабын җитештерүче, күн эшкәртүче, тукыма тукучы татар фабрикантларына ялланып, эшкә килә башлавы. Нәтиҗәдә, Казан шәһәрендә әле генә авылдан килеп, шәһәр кешесенә әверелгән татарлар, шул исәптән зыялы катлам вәкилләре (матбагачылар, укытучылар, артистлар һ.б.), фабрикантлар белән бергәләп, беркадәр күңел ачу, үзара аралашу, үз яклары батырын Сабан туеның иң абруйлы бәйгесе – көрәштә сынау, бар татарга туган төбәк исемен ишеттерү теләге белән Сабан туйлары үткәрүне мәслихәт күрәләр. Чыгымнарын, әлбәттә, чорның татар эшмәкәрләре күтәрә. Моның белән бәйрәм үткәрү өчен махсус оештырылган Сабан туе идарәсе шөгыльләнә, тотылган акчаларның хисабын да җәмәгатьчелек алдында әлеге идарә тота. Нәкъ менә шушы вакытлардан моңа кадәр бары тик авыл бәйрәме буларак кына аңланган Сабан туена җитди үзгәрешләр кертелә башлый.

Төп үзгәрешләрнең асылында, җир эшкәртүгә мөнәсәбәте булмаганга күрә традицион ышанулар системасының төшеп калуы, аңа бәйле рәвештә бирнә җыю йоласының үткәрелмәве, Сабан туеның төп катнашучысы буларак төрле төбәкләрдән үзенчәлекле традицияләр белән килгән үзгә бер конгламерат буларак оешкан татарлар чыгыш ясавына бәйле йола бәйрәменең бер кадәр тамашага йөз тота башлавы ята. Шуның белән бәйле рәвештә моңа кадәр авылларда бары тик тамашачы буларак кына катнашып килгән хатын-кызлар, бала-чага өчен дә алдан әзерлек, осталык сорамый торган җиңелчә генә оештырылучы күңел ачу бәйгеләре кертелә башлый. Мәсәлән, чиләк-көянтә белән су ташу, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, әйбер кисүләр – шул чор Сабан туйларында гына кертелгән күңел ачу бәйгеләре.

Әлеге бәйрәмнәрдә төп урынны, әлбәттә, көрәш биләгән. Көрәш карарга килүчеләрне мәйданга тәртип саклап сыйдыру, барлык тамашачыларга, аларның социаль статусларын да исәпкә алып, карап утыру өчен тиешле урыннарны алдан әзерләү максатларыннан билетлар сату да оештырылган. Мәсәлән, Татарстан Фәннәр Академиясенең Г.Ибрагимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты мирасханәсендә күренекле татар язучы Ф.Әмирханның Казан Сабан туенда төшкән фотосурәте саклана. Әлесе фотода көрәш мәйданы утыргычларының номерланган булуы бик яхшы күренә. Бу чорларда Казан Сабан туе татарның иң яхшы көрәшчесен, бүгенге тел белән әйтсәк абсолют батырын билгеләү буларак та аңланган. Мәсәлән, урысның күренекле көрәшчесе Иван Максимович Поддубный үзенең осталыгын империянең иң зур циркларында күрсәтә алса, татар көрәшчесе өчен иң зур арена Казан Сабан туе мәйданы булган. Бәйрәм батыр билгеләнмичә бетмәгән. Ул вакытларда бары тик ике генә батыр – батыр һәм батыр асты гына билгеләнгән. Кайбер вакытларда Казан Сабан туйлары өчәр көнгә кадәр сузылган.

Мәсәлән, ХХ гасыр башында Казанда чыгып килгән «Йолдыз» газетасының 1910 елның 30 май, 1 июнь саннарның Казан Сабан туе турындагы басмаларында Бәрәзә авылыннан килгән Хафизулла Алачев исемле егетнең беренче көнне үк илле ике көрәшчене калак сөягенә салып, батыр калуы турында бик тәфсилләп сөйләнә. Язмадан күренгәнчә, аңа гына хас техника белән аның үзеннән әллә ни кадәр авырырак гәүдәле көрәшчеләрне дә җиңә алуы бик күпләрне сокландырган. Бу факт Сабан туйларының тагын бер асыл сыйфатын – батырның үз авырлыгындагы көндәшен генә җиңә алуын түгел, ә оста техникасы, табигый сәлате, нәселдән нәселгә күчеп килгән көрәш серләрен белүе бәрабәренә елның төп батырын билгеләүгә корылган булын кабат ассызыкларга ярдәм итә. Әлбәттә, Сабан туе көрәшен бүген ныклы адымнар белән үсә барып, профессиональ спорт төренә әверелгән көрәштән аерып торучы иң зур билге нәкъ менә шушы – батырның бар көндәшләрен җиңәргә тиешлек кагыйдәседер, мөгаен.

 

Кызганыч, ХХI гасыр Сабан туе көрәшен профессиональ спорт бәйгесе дип тә, чын Сабан туе көрәше дип тә атап булмый. Аны атау өчен татар акылы әлеге сүзен дә таба алмый ахры, бәлки табуны кирәк, дип тә санамыйдыр. Моның сәбәпләре Сабан туе көрәшенең тамашачы тартып торырлык рух һәм көч, дәрт, сәләт бәйгесе булудан әллә кайчан туктавындадыр, бәлки.

Партоешма хәл иткән

Без югарыда узган гасырның утызынчы елларына очраклы рәвештә генә аерым басым ясамадык. Сабан туена, халыкның дистәләгән гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләренә бик зур тәэсир нәкъ менә шушы елларда ясала. Аның, объектив сәбәпләре бар. Сәбәпләр асылында илдә мәдәни үзгәртеп коруларның бик масштаблы баруы белән беррәттән, башка төрле фикер йөртү тыелуы да ята. Совет язучыларының 1934 елда уздырылган беренче съезды карарлары әлеге процессларның колачын киңәйтә генә. Шушы елларда халык иҗаты әсәрләренә беркадәр ревизияләр ясала, бер төркеме (мәсәлән тарихи дастаннар, җырлар, кайбер бәетләр) феодализм калдыклары дигән ярлык белән бөтенләй тыела. Ә инде йола иҗаты халыкның рухын күтәрүче, аңын «үстерүче» идеологик корал буларак аңлана башлый.

Сабан туе – татарлар рухын күтәрү өчен иң кулай идеологик корал, дип табыла һәм аның эчтәлеге белән идарә итү җаваплылыгы коммунистларның җирле партия оешмалары секретарьләренә йөкләтелә. Шушы елларда акрынлап шәхси милек, ягъни ата бабадан килгән чәчүлек җирләре, печәнлек болыннары уртак милеккә – колхоз мөлкәтенә әверелә. Болар барысы да җир белән көн итеп, тормышын җирнең уңдырышлыгына карап көткән татар крестьянын көчсез итеп кенә калдырмый, рухын да сындыра. Авыл кешесенең моңа кадәр яшәп килгән җиргә, иген игүгә, мал көтүгә бәйле ышанулар системасына инде ихтыяҗы калмый. Моңа кадәр Сабан туйларына бүләкләр биреп, мөлкәтен ил белән, авылдашлары белән беркадәр бүлешеп, Ходайдан елның яхшы, уңдырышлы килүен сораган татар өчен Сабан туе йола бәйрәме булуыннан туктап, башлыча, авыл батырларын билгеләп, авылдашлар очрашуы бәйрәменә әверелә.

Элек бәйрәмне үткәрү көнен авыл картлары билгеләсә, хәзер партоешма бюросы хәл итә башлый. Егерменче гасырның икенче яртысында коммунистлар партиясенең ТАССР өлкә комитеты идеология бүлеге Сабан туен ничек үтәрергә кирәк дигән юнәлештәге күрсәтмәләрне берсе артыннан берсен бастырып чыгарып, тарата башлый. Шушы ук елларда аны үткәрү тәртибе беренче чиратта үткәрү көнен регламентлаштыруга юнәлтелә. Ул кыр эшләре тулысы белән тәмамланып беткәч, июнь аеның соңгы җомгасы, шимбәсе, якшәмбесенә туры китерелә. Сабан туенда төп батыр кыр батыры булырга тиешлек алга чыгарыла. Шушы ук елларда бәйрәмгә пролог өлешләре кертелә, ләкин әлегә прологлар хәзерге кебек театральләштерелгән хореографик композиция кыяфәтле түгелләр. Аларда өстенлек механизаторларга, яхшы савымчыларга, җыйнап әйткәндә, авыл эшчәннәренә бирелә. Алар катнашында парадлар оештырыла, партия оешмасы кирәк дип тапкан лозунглар язылган плакатлар, транспорантлар мәйданны бизи башлый.

Эчтәлек асылына җир кешесен – колхозчыны зурлау салына. Чара башланганчы кырык-илле минут колхоз алдынгыларын котлаулар, аларга бүләкләр тапшыру оештырыла, партиянең халыкка хезмәте өлкәсендәге уңышлары җиткерелә. Көрәш батырының колхозчы гына түгел, алдынгы механизатор булуы тагы да мәслихәт күренә. Элек-электеннән килгән гадәт буенча Сабан туе батырына дип атап әзерләнгән махсус йола бүләге – тәкә янына йорт җиһазлары, көнкүреш товарлары да куела башлый. Акрынлап тәкәнең абруе төшеп, түбәнрәк дәрәҗәле бүләккә әверелә бара. Батыр өчен кибеттән теләгән вакытта ирекле рәвештә алу мөмкинлеге булмаган суыткыч, «Урал», «Иж-Юпитер» мотоцикллары кебек бүләк алу, әлбәттә, мәртәбә исәпләнә башлый.

Унбиш авылга бер мәйдан

Узган гасырның туксанынчы еллары башында Совет иле таркалганнан соң, Сабан туе тагын да колачлырак үзгәрешләргә дучар ителә башлады. Иң аянычы ул үзгәрешләр әле һаман да дәвам итә бирә.

Замана Сабан туе элекке рухын шактый киметеп, бик аз гына милли төсмерләр сибелгән тамаша – шоу-программаларына кайтарып калдырыла башлады.

Сабан туйларына кагылышлы проблемаларның иң аянычы – Татарстан территориясендәге татар авылларының илле җиде процентында (2015 елгы саннар) Сабан туйлары инде үткәрелмәве. Сәбәп берничә – авыл җирлеге идарәләрендә бәйрәмгә тотарлык акча булмау, авылларның шактый җыйнаклана баруы. Кайбер авыл җирлеге башлыклары әйтүенә караганда, алар җирлек бюджетыннан район Сабан туен үткәрү өчен беркадәр күләмдә акча китереп бирергә мәҗбүрләр. Бу исә, бәйрәмне авыл җирлегенә кергән бар авылларда да оештыру мөмкинлеген бик чикли. Нәтиҗәдә, Сабан туен үткәрү мөмкинлеге авыл җирлегенең үзәк авылында гына үткәрүгә кайтарып калдырыла. Бу да, ни кызганыч, бар авыл җирлекләренә дә хас күренеш түгел. Соңгы елларда өч-дүрт авыл җирлегенә бер Сабан туе үткәрелә башлаулар традициягә керә башлады, ә бу ундүрт-унбиш авылга бер мәйдан дигән сүз. Моның да сәбәбе гади, гадәттә, Сабан туе үткәрелә торган авылда инвестор була һәм ул бәйрәмне үткәрергә үз предприятисе бюджетыннан бер кадәр акча бүлеп бирә. Нәтиҗәдә, әлеге авыллардагы шәхси хуҗалыктан җыйналган бүләк тә әлеге инвесторы булган авыл халкына китә. Унбиш-егерме чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан һәм бер танышы булмаган башка авыл Сабан туена калган авылларның халкы барырга әллә ни атлыгып та тормый. Аның өчен үз авылдашлары белән очрашып, үзенчә аралашып, үз бәйрәмендә катнашу рухлырак та, күңеллерәк тә, югыйсә.

Сабан туемы, әллә Авыл бәйрәмеме?

Бүгенге көндә елдан ел шактый четереклеләнеп килүче тагын бер мәсьәлә бар. Ул – Сабан туйларын үткәрү вакыты. Совет илендә коммунистлар тарафыннан кертелгән Сабан туйларны Татарстанның бар территорияләрендә билгеләнгән бер генә вакытта үткәрү гадәте әле дә булса дәвам иттерелеп килә. Элек бу датаны Өлкә партоешмасы бюросы хәл иткән булса, хәзер Президент Указы хәл итә. Беренче карашка, каршылык юк кебек. Ләкин, бу бары тик беренче карашка гына. Мәгълүм булганча,Татарстанның шактый күп авылларында авылдан чыккан эшмәкәрләр, Русиянең төрле төбәкләрендә яшәп, үз бизнесен булдырган авыл оныклары, кайбер очракларда авыл фермерлары үзләре теләгән, дөресрәге мәшәкатьләре беркадәр кимегәнрәк вакытларда халык күңелен күрү өчен, савап яисә беркадәр зәкят тә булсын дип, бар чыгымнарын үзләре күтәреп, Сабан туйлары үткәрә. Алар, Указны бозмас өчен, әллә нинди исемнәр астында качып-посып уздырыла. Исемнәре дә үзенчәлекле: кайсы «Авыл бәйрәме», кайсы «Балалар Сабан туе», кайсы «Җыен», кайсы тагын әллә нинди исемнәрдә. Ләкин бу бәйрәмнәр асылы белән чын авыл Сабан туена туры килә. Иң кызыгы – аларда прологлар да, парадлар да юк, биредә тугандаш күрше халыкларның утарлары да булмый. Шунысы факт: авылның бар халкы – олысы да, кечесе дә, карты да, яше дә биредә – Сабан туенда. Әлеге авылларның гомер бакый орынып торган күршесе булып яшәгән чуашы да, марие да, тагын әллә кемнәре дә ял итә, күңел ача. Оештыручылары да авыл халкы үзе, бергәләп бирнәсен дә җыялар, Сабан туена дип кайткан авылдашларның барсы да мулдан кубып, бүләк-санаксыз кайтмый. Алар өчен бар авылдышларның күңелен күрү, бергәләп бәйрәм итү, авыл халкы алдында нәсел йөзен, аклыгын тоту иң зур мәртәбә. Кемдер: «Бик әйбәт икән бит!» – дияр. Әлбәттә, әйбәт! Ләкин мондый очракларда авыл халкының үз бәйрәмен үз исеме белән атарга хокукы юк!

Бүген теле ачылып, әле генә сөйләшә башлаган авыл баласы, шәһәрдән яисә башка авылдан килгән авыл оныгы Сабан туе дигән сүзне беркадәр әйтергә ярамый торган сүз буларак кабул итәргә мәҗбүр.

Бу исә үз чиратында халыкның рухын беркадәр кимсетә, күңелгә шик кертә, алдарга өйрәтә, түрәләрне санламауга китерә. Сабан туе сүзе татарны куркыта торган сүз булырга тиеш түгел, ләбаса. Ләкин, кызганычка каршы, хәзергә ситуация шулайрак. Бу проблемадан чыгу юлы, әлбәттә, Сабан туйларын Указсыз гына үткәрү түгел. Указ булсын. Указ бәрабәренә мәйданына бишәр меңнән артык халык җыя торган зур Сабан туйларына беркадәр тәртип кертеп була һәм кайбер оештыру кагыйдәләре, таләпләре Указ нигезендә генә үтәлә ала. Мондый зур бәйрәмнәр, беренче чиратта, муниципаль районнарның үзәк мәйданнарында үткәрелә. Шунлыктан, Указ кысаларында район үзәкләре Сабан туйлары гына регламентлаштырып, авыл Сабан туйларын 131нче Федераль канунга туры китереп, районнарның җирле башкарма комитетларының үзләренә хәл итәргә тапшырсак, әллә ни каршылыкка кермәбез кебек. Әлбәттә, бәйрәм үткәрү көннәрен авыл җирлекләре алдан ук бер графикка кертәргә тиештер анысы. Мондый Сабан туйларын үткәрүнең бар тәртипләре районнарның җирле норматив актлары кысаларында хәл ителә алыр иде.

Мәнсез бәйгеләр мәйданы

Капчык сугыш, колгага үрмәләү, гер күтәрү, тауга йөгерү, көянтә – чиләк белән чабулар, капчык киеп йөгерүләр елдан ел сирәк күренешләргә әйләнеп бара. Алар урынын Яңа ел корпаративларында, туган көннәрдә яисә башка күңел ачу мәҗлесләрендә еш кына үткәрелеп килүче командалы шаян ярыш-бәйгеләр бик актив, беркадәр агрессив кертелә. Мәсәлән, чирәмдә чаңгы ярышлары, коллектив белән «чирәм хоккее»нда катнашу, бер кат ыштаннан гына калган ирләрнең кабартып ясалган тауга үрмәләве (шусын өчен бераз май сыланган тауга), берәр метрлы кеды яки ласталар киеп чабу, тагын әллә нинди берсеннән-берсе аңлаешсыз «имеш» ярышлар яулый бара. Күңелне иң тырнаганы – әлеге бәйгеләрдә, башлыча, бераз кызмача ханымнарның, ир-атларның теләп катнашуы. Бер яктан, Сабан туе мәйданнары – эчемлексез территория, дип сөйли торабыз, ә икенче яктан бераз кызгач кына катнашырга мөмкин булган мәнсез бәйгеләр оештырып, калган карап торучыларга кәмит күрсәтәбез. Бу да Сабан туеның бәйгеләр бәйрәменнән тамашалар, кәмитләр бәйрәменә әверелеп баруының бер күрсәткече.

Сабан туеның асылын тәшкил иткән, бары тик анда гына үткәрелә килгән бәйгеләр дә хәзерге район Сабан туйларында инде оештырылмыйлар дияргә була.

Шул ук вакытта балалар мәйданчыкларының аерым оештырылмавы, балалар бәйгеләрдә иркенләп катнашсын өчен махсус шартлар, дөресрәге, куркынычсызлык кагыйдәләренең саклануын тәэмин иткән урыннарның бөтенләй диярлек булмавы да күңелләрне борчый. Болар да үз чиратында Сабан туйларының бүгенге көн таләпләренә дә бик туры китерелеп бетмәвен күрсәтеп тора. Оештыручылар моның шулай икәнен бик рәхәт кенә итеп: «Нәниләр өчен әнә батутлар, кабартылган таулар бар, ата-аналары шунда алып барсыннар»,  – дип кенә җавап бирәләр. Әлбәттә, бу очракта кабат: «Бу бәйрәм алайса, нигә Сабан туе дип атала соң?» – дигән бик урынлы сорау туа.

Әлеге шактый өстен генә күзәтүләрне йомгаклап, бары тик шуны гына әйтергә кирәк – алга таба да болай барса, Сабан туйларының киләчәге бик анык түгел. Ул елдан ел үзенең халыкчан йөзен югалтып, бик зур чыгымнар белән үткәрелүче аңлашылмаган бер шау-шулы тамашага кайтып калып бара.

Фәнзилә Җәүһәрова

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*