tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туена бирнәң әзерме?
Сабан туена бирнәң әзерме?

Сабан туена бирнәң әзерме?

«Бүген авылда Сабан туена бирнә җыялар», – дип шалтыраттылар. Сабантуй мәйданына бүләк җыю йоласы төрле җирдә төрлечә аталып, төрлечә сакланып калса да, барыбыз да аны көтеп ала. Бәйрәмгә кайбер кешеләр әлеге йолада катнашу өчен генә дә махсус кайта.

Хәзер күпчелек авылларда Сабантуй мәйданына бүләкне бер атна алдан да җыялар.

Бүләкләр әзерләнә. Ә менә аларны тапшырыр көн килеп җиткәч, моңсу-ямансу булып китә. Дөресен генә әйткәндә, бик тә дулкынланып, гармун тавышлары якынлашуын тыңлыйбыз. Кемдер күз яшьләрен сөртеп ала, үткән еллар, яшьлекләр искә төшә. Кызларның кулъяулык, яшь киленнәрнең бирнәгә сөлге чигү йолаларын үтәгән апалар буыны исән әле, шөкер. Шулай дип язам, чөнки күп авылларда бу йолалар инде бетеп бара. Аларны тергезергә дә тергезергә кирәк. Җирле «Ак калфак» оешмаларына эш җитәрлек, һәрбер авылларда чигә белүчеләрне барлап, ник сөлгеләр чиктертмәскә?! Бәйгеләр үткәреп, ник Сабантуй мәйданында бүләкләмәскә?! Ә менә быел Саба районында нәкъ шулай эшлиләр дә. Кышкы озын кичләрдә, җырлый-җыр­лый, сөлге чигә алар.

– «Саба сөлгесе» бәйгесенә йомгак ясап киләбез. Район буенча 150ләп сөлге тапшырдылар. Иң күп сөлгене Явлаштау авылы халкы чиккән, аннан Арташ, Саба җирлекләре. Бу эшне оештыруда китап­ханәчеләребез күп өлеш кертте. Сабантуй мәйданында шул сөлгеләребезне алып чыгарга, Саба батырына иң матур сөлгебезне бирергә җыенабыз, – ди Саба үзәкләштерелгән китапханә директоры Ләйсән Билалова.

Бүләк җыю ул – Сабан туена әзерлекнең бер йоласы. Күп авылларда Сабан туена бүләк җыю төрлечә атала. Саба районында аны бирнә, Сабантуйга бүләк җыю дисәләр, Балтач якларында үзенә күрә аерым бер исем белән Әрәпә җыю дип атала. Бүләк җыюны, икенче төрле, сөрән салу яки сөрән сугу дип тә атап йөртәләр. Әтнә якларында «Байлар өйдәме?» дип тә атала бу йола.

– Районда «Бүләк җыю» диләр. «Байлар өйдәме?» дип аталганы бездә генә. Элек шулай кычкырып йөри торган булганнар. Хәзер инде бәйрәм башлануга, бөтен кеше капка төбенә чыга. Капкага сугасы юк. Бездә «Байлар өйдәме?»дә катнашучы балаларга конфет бирү гадәте яшәп килә. Һәр йорт баллы ризык та әзерли. Бездә яшь киленнең бүләк бирү йоласы да сакланган. Ул элеккеге кебек чиккән сөлге түгел инде. Яшь килен, гадәттә, бүләк итеп берәр күлмәк алып куя, ул күп вакыт ир-егет күлмәге була. Бездә бу йолада күбрәк хатын-кызлар катнаша. Сабадагы кебек, ир-­егетләрне күккә чөю дә юк. Чи йомырка да җыябыз. Зур бүләкләр булса, алар аталып бирелсә, мәсәлән, көрәштәге дүртенче урынга калучыга дип бирәләр, без аларны кәгазьгә теркәп тә барабыз, – дип сөйли Әтнә районы Күңгәр авылы мәдәният йорты директоры Райлә Галиева.

Күз алдына урам буйлап бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызларның гармун моңнарына кушылып җырлау­лары килә. Күп җирдә шулай милли киемнәр киеп, бәйрәм ясап алалар. Кызганыч, бүләк җыюны тиешенчә оештыра алмаган авыл җирлекләре дә бар. Бирнә җыю махсус йөкләтелгән эш кебек, авыл клубларында эшләүчеләрнең үзләре җыйган вакытларын да күргән булды. Монысы инде күңелле түгел. Яшьләрне, балаларны оештырып, үткәндәге йолаларны кире кайтарып үткәрелгән бәйрәмгә җитми инде! Кайбер авылларда әле Сабан туена йомырка җыю йоласы да сакланып калган. Бүләк җыйганда, бүләк тапшырган кешене чөю гадәте дә бар. Бигрәк тә балалар үз итә бу йоланы.

Бүләк дигәннән, хәзер заманасына күрә анысы да үзгәрә бара. Хәзер кемдер савыт-саба, көндәлек тормыш өчен кирәк-яраклар, аш бүлмәсендә кулланырлык төрле җиһазлар бирә. Сабан туе мәйданында төрле спорт ярышларында катнашып кайткан туганыбызга ике бәйгедә дә мантый савыты биргәннәр. Начар түгел, ярышып алган бүләге бит! Сүз дә юк, хәйриячеләр зуррак та бүләк тапшыра алалар. Сабантуйга бүләк бирү элек-электән үк гошер итеп кабул ителгән. Аны чын күңелдән, ихлас теләкләрне теләп, кызганмыйча бирергә һәм ул башкаларны да шатландырырлык булсын. Алайса, гаеп итеш булмасын, сандыкта яткан нафталин исле саргайган тукымаларны бүләк итеп бирсәләр, күңелле дә түгел, аны кулланып та булмый. Хәзер, шөкер, бар нәрсә дә бар, әмма ярышып алганы кадерлерәк.

Бүләкне артык һәм кирәкмәс булганга гына бирү дөрес түгелдер. Сез ничек уйлыйсыз? Сабан туена нинди бүләкләр биргәнегез, нәрсәләр отканыгыз бар. Хәбәрләр көтәбез. Бүләкләрегез зурдан, бирнәләрегез мулдан булсын!

Рәсимә Галиева

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*