tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй — дуслык бәйрәме
Сабантуй — дуслык бәйрәме

Сабантуй — дуслык бәйрәме

Салыйк әле җирдә шундый сукмак,
Матур яшик дус гаилә булып!
Әнә шундый дуслык темасы белән башланып китте агымдагы елда Сарапул шәһәре Сабан туе. Быел исә ул “Энергия” стадионында узды. Кайбер милләттәшләребез милли бәйрәмебезнең урынын алыштырганга канәгатьсезлек белдерсәләр дә, күпчелек халкыбызга әлеге яңа урын бик ошады. “Беренчедән балалар өчен бик күп күңел ачу урыннары бар, чиста, матур, икенчедән шәһәр үзәгеннән ерак булмагач килергә уңайлы”, — диделәр алар. Бәйрәмдә төрле милләт кешеләре дә шактый иде. Милләтләр дуслыгын раслап, татарлар, чувашлар, әрмәннәр гадәттәгечә волейбол ярышы да оештырдылар.

Татарстан Республикасы Тукай районы инде дүртенче тапкыр Сарапул шәһәренә концерт программасы белән килә. Быел да 53 артист тарафыннан зур концерт программасы күрсәтелде. Балалар исә курчак театры әкиятләрен тамаша кылды. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев “Без ел саен бирегә ашкынып киләбез, ел саен ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Бу безнең өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып та тора”, — диде. Сәхнәне Тукай районы, Сарапул шәһәре иҗат коллективлары кыздырса, келәмне, чирәмне — көрәштә, ярышларда катнашучылар кыздырды. Сарапул шәһәрендә көрәшчеләр, спортчылар шактый. Инде әнә Кәримовларны, Гыйльфановларны алыштырырдай яшьләр дә үсеп килә. Әгерҗе районыннан да данлыклы көрәшче Альфред Сабирҗанов яшүсмерләрне алып килгән.

Кичке Сабантуй Гудок микрорайоны аланында дәвам итте. Биредә халык иркенләп күңел ачты. Җәйрәп яткан Кама буйлары, яшеллек, аллы-гөлле чәчәкләр — табигатьнең матурлыгы үзе үк бирегә тартып тора. Милли бәйрәмебезне үткәрергә бик күркәм урын тапкан оештыручылар. Җәйге матур көндә бала-чагасы, яше-карты ярышларда катнаш-ты, биеде. Әнә шулай матур булып тәмамланды Сарапул шәһәре Сабан туе. Бирсен Ходай, киләсе елларда да милләттәшләребезгә Сабантуй мәйданнарында очрашырга язсын!

Ярышларда — I урын яулаучылар:
Баганага менү — Альберт Рәхмәтуллин, гер күтәрү — Илһам Абдуллин, бау тарту — Артур Камалиев, кул көрәше — Алина Закирова, Максим Колбин, Ринат Кәримов, көрәш- Илдар Гыйльфанов, волейбол — Сарапул татар иҗтимагый үзәге.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*