tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй – милләт күрке…
Сабантуй – милләт күрке…

Сабантуй – милләт күрке…

15 нче июнь  Томск өлкәсенең Томск шәһәре чын татар дөньясын хәтерләтә иде. Ундүртенче Федераль сабантуй нәкъ менә шушы төбәктә узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Томск  өлкәсе губернаторы Сергей Җвачкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаштылар. Шулай ук,  Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән делегатлар килгән иде.

Милли бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Томск  өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин  ачып җибәрде. Алар халыкка күңелле бәйрәм көне, илебезгә тынычлык, татулык теләделәр.

Татарстан Президенты үз чиратында Томск  өлкәсенең тарихи урын булуын, мондагы күпмилләтле халыкларның дус – тату яшәвен әйтеп,  Томск  өлкәсе җитәкчелегенә  Сабантуй бәйрәмен югары  дәрәҗәдә оештырулары өчен олы рәхмәтен  белдерде.

Тантана башланыр алдыннан Р.Миңнеханов Томск  өлкәсендә милләтебезне, гореф–гадәтләребезне саклап калуда, мәдәниятыбызны үстерүдә күп көч куючыларга Рәхмәт хатлары, өлкәсендәге татар милли – мәдәни мөхтәрияте җитәкчесенә “Форд Транзит” микроавтобусыннан  ачкыч тапшырды.

Кунаклар алдында Татарстанның сәнгать  коллективлары чыгыш ясады. Данлыклы җырчыларыбыз Фердинат Сәлахов,  Хәмдүнә Тимергалиева, Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка бик күп танылган җырчылар, биючеләр, баянчылар, нәфис сүз осталары  катнашты. Мәртәбәле сәнгать әһелләренең Томскийга килүләре, бу өлкәдә яшәүче  төрле милләт халыкларын тагын да якынайтты.

Сабантуйны башлап  җибәргәннән соң җитәкчеләр һәм  кунаклар күргәзмәләр, авыл күренешләрен әзерләгән иҗтимагый оешмалар белән танышып чыктылар, сәнгать коллективларының  кече сәхнәләрдә  җырлы – биюле чыгышларын  карадылар. Томск өлкәсендә федераль  сабантуенда   Түбән Кама  районы Татарстан Республикасын тәкъдим итте. Алар әзерләгән авыл урамы күренешендә татар йорты да, сиртмәле кое да, авыл мунчасы да,  ат арбасы, печән кибәне  дә бар иде. Томск халкы өчен чын татар авылы күренешләренә тап булу, үзенә күрә зур бәйрәм булды. Томк татарлары гына түгел, башка милләт халыклары йөзендә дә шатлык, канәгатьлек хисләре чагыла иде. Чирәмлектә кул көрәше, капчык сугышы бәйгеләре оештылырган, Томскийлылар бер генә чарадан да читтә калмады.

Ә инде, татарча көрәш бәйгесендә,  абсолют батыр булып, Татарстаннан Теләче егете  Раил Маратов калды, аңа тәкә  белән бергә  Volkswagen    автомобиле дә насыйп булды.

Ә киләсе ел федераль сабантуена  эстафетаны  Красноярск өлкәсе алды.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*