enrutat
Баш бит / Сабантуй турында 10 кызыклы мәгълүмат
Сабантуй турында 10 кызыклы мәгълүмат

Сабантуй турында 10 кызыклы мәгълүмат

  1. Борынгы Грециянең Олимпия уеннары булган кебек, татарның да Сабантуе бар. Кайбер галимнәр безнең йолабызны римлыларның прототибы булган дип тә саный.
  2. Бүгенге көндә “Сабантуй” сүзе турында төрле фикерләр яшәп килә. Сүздәге икенче өлешнең (“туй”) мәгънәсен бертөсле аңлатсалар да (аны “бәйрәм” диләр), “сабан” сүзенә карашлар туры килеп бетми. Кайбер кешеләр аны “сабан”, русча “плуг” сүзе белән, шул рәвешле кыр эшләре белән бәйләсә, башка белгечләр “саба”, “савыт”, җәйләүгә чыккач та беренче әйрән, кымыз эчү бәйрәме дип саныйлар.
  3. Ә менә элек бәйрәмнең язгы кыр эшләренә хәтле үткәрелүен күпләр белми дә торгандыр әле.
  4. Сабантуй турында искә алган иң борынгы язма 1292 нче елга карый. Ләкин моңарчы да бәйрәм үткәрелгән булырга тиеш, чөнки әлеге йола кояш һәм күк Тәңресенә табыну шәкелендә. Ата-бабаларыбыз ел уңдырышлы килсен өчен мәҗүсиләр ышануындагы аллага корбан китергәннәр. Шулай ук батырны билгеләү һәм аңа бүләккә тәкә бирү дә тәңречелектән килә ди галимнәр. Сүз уңаеннан, этнографлар милли бизәкләрдә еш очрый торган төрле боҗраларны тәкә мөгезен сурәтләүдән килә дип саныйлар.
  5. Еш кына бер нәселдән чыккан төрле ырулар бер-берсенең канын түкмәс өчен ярышка үзләреннән бер генә батырны чыгара торган булганнар. Әлеге йоланың төп максаты: шул көч сынашуга чыгарырдай иң көчле, иң җитез һәм иң өлгер егетне билгеләү. Шуңа күрә бәйрәмдә төркем белән катнашырга кирәк булган уеннар бармак белән генә санарлык, гадәттә һәркем үзе өчен үзе көч сынаша.
  6. Борынгы Евразиянең киң далаларында уеннар җирле генә түгел, ә зур масштаблы да булганнар. Мәсәлән, көрәш, ук ату, ат чабышы кебек бәйгеләрдә Кытайдан алып Карпат тауларына кадәр булган төбәкләрдән да катнашучылар килгән.Уеннар оештырылган вакыттагы төп канун: ай буе бернинди ызгыш-сугышлар булмаска тиеш.
  7. Сабантуйда иң соңгы килгән ат муенына авыл киленнәре чиккән сөлгеләрен бәйли торган булганнар.Бу оттырган җайдакның күңелен күрү һәм атны юату өчен эшләнгән. Атның күңеле сизгер бит аның. Оттырган атларның күзләреннән яшь аккан очраклар да бар. Бу бүләк татарларның гомерлек дуслары – атларга карата мәхәббәт билгесе дә булып тора.
  8. Кайбер галим-голәмәләр Сабантуйдагы ярыш-бәйгеләрдә бары сугышларда кирәк була торган хәрби күнекмәләрне генә күрәләр. Мәсәлән, баганага менү – күчмә халыкка биектән дошман яулары килгәнне күзәтү өчен кирәк булган, авыш бүрәнәдән бару – кирмәннәрне яулап алганда сорала торган осталык, чүлмәк вату – дошманның кәпәченә менеп төшү өчен менә дигән күнекмә, ат чабышлары – җайдакларны атта оста йөрергә өйрәтү өчен кирәк дип саныйлар. Галимнәр фикеренчә, көрәш атта утыручы җайдакларның бер-берсен егып төшерүеннән барлыкка килгән.
  9. Бүрәнәдәге капчык сугышы исә кечкенә балалар өчен уйлап чыгарылган уен. Шул рәвешле ата-бабаларыбыз нәсел дәвамчыларын атта утырып калырга, егылып төшмәскә өйрәткәннәр.
  10. Сабантуе дини бәйрәм булмаганга гына Советлар Союзында чорында сакланып кала калган. Әгәр дә ул ислам дине белән бәйле булса, мөгаен, без инде татар мәдәниятының йөзек кашы булган бәйрәмебезне күптән югалткан булыр идек.

 

Алсу Сәлах

caydaq.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*