enrutat
Баш бит / Сабантуйдан соң ат сатабыз!
Сабантуйдан соң ат сатабыз!

Сабантуйдан соң ат сатабыз!

Һәрбер вакыйга үзеннән соң эз калдыра. Вятка Аланында 29 июнь көнне
үткән өлкә сабантуе искәрмә түгел. Аның турында фикер алышу әле дә дәвам
итә. «Киров өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы өчен фикерләр
төрлелеген белү бик мөһим, чөнки оештыру эшләренең төп өлеше аның аша үтте.

Тәкә тагын качты!
Гомумән алганда, мәйдан оештыруга бишле куярга була. Шәһәр башлыгы
Валерий Машкин бүлмәсендә сабантуй оештыру комитетының соңгы утырышында
безнең сабантуйны өлкә кунаклары да бик яхшы билгеләренә бәяләгәне
турында хәбәр ителде. Валерий Александрович иң актив кешеләренә рәхмәт
хатлары тапшырды. Шундый ук хатлар матди яктан иң саллы өлеш керткән
эшмәкәрләргә җиткерелде. Утырышта оештыру эшләренең җитешеп бетмәгән
яклары да уртага салып сөйләшенде.

Мәсәлән, батырга дигән тәкә турында. Ул ел да көне буе мәйдан уртасында
бәйләнгән килеш тора. Сабантуйда балалар бихисап, алар аны жәлләп,
яныннан китмәде дияргә була. Олылар тәкәнең сугым мал икәнлеген аңлый,
әмма ул интегергә тиеш түгел ич! Көтмәгәндә шулкадәр шау-шулы җиргә
килеп эләккән тәкә, әлбәттә, стресс хәлендә иде, торып-торып бөтенләй
беткән күк булып та күренде, аннан, каяндыр гайрәт табып, казыгыннан
ычкынып, качарга да омтылды. Шунысы кызыклы, беренче сабантуй үткәргәндә
безнең бүләк тәкә дә качкан иде. Кыскасы, икенче елга тәкә турында
кайгыртучанлык кирәк. Кукмарада, мәсәлән, аның өчен такталардан матур
гына читлек ясап, яшелгә буяп куйганнар иде. Кояштан да ышык, ышанычлы да.

Давыл чатырларны очыртты

– Мәйдан түгәрәген элекке урынга кайтардык. Халык ни әйтер дип борчылган
идем, хуплау сүзләре ишеткәч, тынычландым, – диде Рәйсә ханым
Мөхәммәтшина. Рәйсә ханым сабантуйның башыннан алып ахырынача кайнаган
кеше. Аның тәкъдиме белән быел сабантуйда аерым җыен мәйданы булдырылды,
тауга йөгерү кертелде, кечкенәләр өчен читтәрәк аерым түгәрәктә уеннар
оештырылды.

Сабантуй урынына килгәндә, ул, әлбәттә, Татарстан төбәкләрендә оештыра
торганнардан калыш. Әмма моның үз өстенлеге бар. Татарстан сабантуйларны
махсус төзелгән күңел ачу һәм спорт уеннары корылмаларында уздыра
башлап, аның милли төс һәм тәмен бераз үзгәртте. Безнеке элеккечә
гадилеге белән күңелгә якынрак кебек. Һәрхәлдә, кайбер кешеләр шулай дип
әйтте.

Шул ук вакытта ялан кырда бәйрәм оештыруның шактый четерекле ягы да бар.
Яңгыр яуса, әзерлек эшләренә киткән чыгым сарыф акчаларга әйләнергә
мөмкин. Быел сабантуйга каршы төнне көчле давыл чыкты. Кизү торучы
каравыллау шәхси предприятиесе сакчысы Илсаф Габдрахманов, бик нык борчу белдереп, миңа чылтыратканда вакыт төнге беренче иде.

– Сабантуй оештыру эшләре өчен корылган өч палаткагызны җил җимерде.
Югары Ослан районы куйган зур чатырны җил инде урыныннан кузгатты, без
иптәшем белән аны бар көчебез белән тотып кына торабыз. Өстән яңгыр ява,
давыл котырына, монда мәхшәр! – диде ул.

Югары Осланның төп командасы, чатыр корганнан соң, иртәгә киләбез дип
кайтып киткән иде. Район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче
Әлфия ханым Минһаҗеваның Кәчимирдә туганнары булып, берничә хатын-кыз
шунда йок-лап калды. Шундук Әлфия ханымның телефон номерын җыйдым.
Туганнары белән очрашу шатлыгыннан ул әле ятмаган да иде, сөйләшеп
утыралар икән. Хәлне аңлаттым, ул хәзер килеп җитәбез, дип җавап бирде.

Төн уртасы дип тормый ярдәмгә туганнары Марсель белән Марс Бариевлар да
кузгалган. Машина фаралы яктысында алар чатырны яңадан беркетте. Төнге
мәйданнан давыл тынгач кына кайтып киттем. Көн яктыра башлаган иде инде.
Давыл ыгы-зыгысында Югары Осланның район тирмәсен оештыру өчен алып
киленгән борынгы балчык чүлмәкләре дә ватылган булган. Сабантуйдан соң,
яңадан ул урынга барып, чүлмәк кыйпылчыкларын табып, аларны йомшак
кәгазьгә төреп, кире җибәрү җаен таптык.

Сөлге җыйганда
Быелгы сабантуй, давыллы төннән башка, тагын берничә шактый кызыклы ягы
белән истә калыр. Сөлге җыярга “Победа” мәдәният сараеның “Кояш” татар
җыры халык ансамбле һәм “Кояш нурлары” балалар коллективы чыкты. Соңгы
көнне маршрут буенча шәһәр базарына керү. Катлы йортлы үзәк урам буйлап
үткәндә колга күтәреп, гармун уйнатып баручы сөлге җыючыларны күреп
калган ике ханым артларыннан базарга эзләп килеп, үзләрендә сакланучы
чиккән сөлгеләрен бүләк иткәннәр.

Шул ук көнне аларга Комида вахта белән эшләүче Николай дигән кеше дә
ияргән. Башта, мин дә сезнең белән урам йөрсәм буламы дип, рөхсәт
сораган. Рөхсәт булганга әй, сөенгән инде, әй, сөенгән! Колганы югары
күтәреп беренче рәткә бас-кан, бар кешене сабантуйга килегез, килми
калмагыз дип, чакырып та барган.

– Удмурт мин, Пчеловод авылыннан, – дигән булган үзе белән
таныштырганда. – Нурислам дип әйтсәгез дә була. Яратам сабантуйларны,
кайткач, тирә-яктагы бер сабантуйны калдырмый йөрим.
Бүләккә дип ел да алдан ук әзерләнеп торучылар да бар. Мәсәлән, Рафаил
Мингалиев “Озын толым” конкурсында катнашучылар өчен махсус бүләк бирде.
Руслан Бәдретдинов балалар көрәшенә бәрән үстергән. Александр Суворов
балалар көрәшенә ел да йорт куяны китерә.

Мөслимәләр шурасын җитәкләүче Миннегаләм абыс-тай Дәүләтшина, эшмәкәр
буларак, ел да бик зур бүләк әзерли, беренче булып бирә. Гадения абыстай
Сабирҗанова да савап эш дип бүләксез калдырмый.

Ярты эш
Оештыру эшләренең үз үзенчәлекләре бар. Вятка Аланы мәйданы урыны
шәһәрдән читтә, кеше күзе күрми торган җирдә булганга, мәйданга ут
үткәрү өчен элек куелган кайбер баганаларны кисеп алып киткәннәр.
Сабантуй җирен тәртипкә салырга тиешле төбәкнең “Благоустройство г.
Вятские Поляны” предприятиесе директоры Нурзада әфәнде Закиров агач
баганаларны тимерле бетон баганаларга алмаштырды. Гомумән, Нурзада
әфәнде үзе алынган эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше буларак, мәйдан
җирен әзерләүдә бар нәрсәне үз күзәтү астына алып, ут йотып йөрде. Аның
кул астында эшләүче Марсель әфәнде Сәйфетдинов шулай бар эшен намус
белән башкарды.

– Сабантуйны техник яктан әзерләү ярты сабантуй дигән сүз, – диде шәһәр ад-
министрациясе социаль сәя-сәт идарәсе җитәкчесе Наталья Юрьевна Говорун.

Алып баручының җор телле булуы шулай ук бик мөһим. Безнең сабантуйларга
беренчесеннән башлап комментатор буларак гел Кукмарадан Артур Закиев
чакырыла. Аның тавышы, урынлы гына итеп, беркайчан да артыгын җибәрми
шаяртуларыннан башка сабантуйны күз алдына да китереп булмас кебек.
Икенче алып баручы Рушан Фәхретдиновка кич белән дә эшләргә туры килде.
Ул “Победа” мәдәният йорты каршында оештырылган кичке уенны килешле генә
итеп оештырды.

Саламнан ясалган арт- объектлар Вятка Аланы сабантуена аерым төс бирде.
Аның идеясын “Победа” мәдәният сарае директоры Ирина Векшина тәкъдим
итте. Тормышка ашыруда төп тырышлык Наталья Ларионова тарафыннан куелды.
Бала-чага өчен салам чүмәләдә сикерү кабартылган батутларда сикерүгә
караганда кызыграк иде бугай. Ә инде Саламчуар дип исем алган ат киләсе
елга сату өчен аукционга куелачак. Акча әзерли башлагыз!

Чиксез рәхмәт!

Киров өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе Равил Нургалеев сабантуй
әзерләүдә катнашкан һәр кешегә, аны матди яктан бар итүгә хәләл көчен
керткән һәр затка чиксез рәхмәтен җиткерә. Сабантуй бер кеше генә
оештыра торган чара түгел, без барыбыз бер булып эшләгәндә генә ул барып
чыга, халкыбызның төсе һәм күрке, горурлыгы булган бәйрәмгә әверелә.
Иганәчеләр исемлеге «Дуслык», шулай ук Вятка Аланы район газеталарының
«Вконтакте» челтәрендәге группаларда һәм Киров өлкәсе татарлары
конгрессы, Вятка Аланы шәһәре администрациясе сайтларында куелган.

Шәмсия ХӘЛИМОВА,
Сабантуй оештыру комитеты әгъзасы.

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*