tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабыр канатларыгыз нык булсын
Сабыр канатларыгыз нык булсын

Сабыр канатларыгыз нык булсын

Көсәйкүл авылында туып, шунда гомер кичергән Маһидә Әлмөхәммәт кызы Исмәгыйлова белән Нурия Ситдыйк кызы Мөхәммәдиева бүгенге көндә Төмән шәһәрендә кызлары тәрбиясендә яшиләр. Яшь вакытларыннан аралашып, дус яшәгән чордашлар милли, дини бәйрәмнәрдә очрашып, үткәннәрне искә алалар.

Узган дәвер, авыр еллар, ачлы-туклы үскән балачак, яшьлек еллары онытылмый, икесенең дә кайгы-шатлыклары җитәрлек булган. Онытылмаслык истәлекләрнең берсе – балачактан авыр эшкә җигелү. Аларның яшьлеге сугыш елларына туры килә. Мичтә пешкән туңган бәрәңге тәме, ялан аяк мәктәпкә йөгерүләре дә онытырлык түгел.

Маһидә Әлмөхәммәт кызы авыл мәктәбен тәмамлап, Чиләбе шәһәренә юл тота. Анда яшь кыз трактор заводына эшкә урнаша. Шәһәрдә озак эшләргә туры килми, әнисе аны кире авылга чакыртып ала. Гаиләдә әнисенең беренче ярдәмчесе булган яшь, уңган, матур кыз авылда гомер юлдашы белән танышып, тормышка чыга.

Исмәгыйловлар 6 бала үстерәләр, аларга белем, тәрбия бирәләр. Барысы кешелекле, намуслы, тырыш, эшчәннәр. Кече вакытларыннан балаларын алар бар нәрсәнең кадерен белергә өйрәтеп үстерәләр. Мәктәптә җыештыручы булып эшләгән Маһидә апа үз хуҗалыгында да, гаиләсендә дә үрнәк хатын була. Авылда алар күп итеп җиләк-җимеш, яшелчә утырталар, мал асрыйлар.

Тормыш иптәше Фәхертдин абый 25 ел бергә гомер кичереп, бакыйга күчә. Бала кайгысын да кичерә Маһидә әби. Кызы Гөлирә, улы Фәризун яшьли вафат булалар. Сабыр канатларыгыз нык булсын, дигән теләкләрне Маһидә әбигә юллыйбыз. Бүгенге көндә Маһидә Әлмөхәммәт кызы Төмән шәһәрендә кече кызы Мөнирәнең тәрбиясендә яши. Әбинең 13 оныгы, 19 нәбәрәсе бар.

Фермада эшләгән уңган әбиләрнең тормыш юллары үрнәк итеп сөйләрлек. Алар очрашканда авылны, авылдашларын сагынып, узган гомернең матур хатирәләре булып калган хезмәт юлларын искә алалар.

Нурия Ситдыйк кызы Мөхәммәдиева гомер буе Көсәйкүл фермасында эшли. Авыл җирендә туып-үскән Нурия әби кече вакытыннан зирәк була. Мәктәпне тәмамлау белән фермада авыр эшләр башкара. Күпмедер вакыттан соң фермада бригадир вазифасын үти. Бер төркем сыер савучы, караучылар, тракторчылар аның кул астында эшлиләр. Туктаусыз хәрәкәттә булган Нурия Ситдыйк кызы көн саен иртәнге сәгать 4 тә тора.

Үз гаиләсендә дә җитез булган хуҗабикә бөтенесенә өлгерә. Тормыш иптәше Әхмәт абый да авыр эштән курыкмый. Бөтен тырышлыкларын куеп йорт төзиләр, балаларын укыталар. Нурия әбинең тормыш иптәше, ике улы вафат була. Бүген ул Төмән шәһәрендә кызы Нурзиянең хөрмәтендә яши. 16 оныгы бар.

Әбиләргә сәламәтлек, тыныч картлык, озын гомер телибез.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*