tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Саф чишмә” газетасының 200 нче саны дөнья күрде
“Саф чишмә” газетасының 200 нче саны дөнья күрде

“Саф чишмә” газетасының 200 нче саны дөнья күрде

Свердловск өлкәсендә чыгып килүче “Саф чишмә” газетасының 200 нче саны дөнья күрде. Газета аена бер тапкыр, мең ярым данә тираж белән А3 форматында 8 битлек күләмдә чыгарыла. Газета 2002 елның март аенда чыга башлаган иде. Инде 17 ел эшләү дәверендә аның  үз укучылары һәм язучылары бар.

Даими хәбәрчеләр рәтендә мәктәп балалары, укытучылар, оешма җитәкчеләре. Өлкәнең төрле почмакларында узган милли чаралар да һәрдаим яктыртылып бара. Әдәби әсәрләр, шигырьләр язучылар да аз түгел. Мөхәррир тарафыннан игътибарга лаеклы дип табылган әсәрләр һәр басмада үз урынын таба.

Физәлия Дәүләтгәрәева, Илдус Хуҗин, Шәмси Шахмаев, Хафиз Галиев, Данис Бәдретдинов, Рафаил Якуп кебек Урал татарлары гына түгел, Фәүзия Бәйрәмова, Касыйм Йосыпов кебек Татарстан, Башкортстан авторлары да газетабыз белән иҗатташлык итәләр. Басма инде 17 ел буе иганәчеләр хисабына чыгарыла, халыкка бушка таратыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*