tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайлыга – дəүлəт бүлəге
Сафаҗайлыга – дəүлəт бүлəге

Сафаҗайлыга – дəүлəт бүлəге

25 апрельдə Россия Президенты Владимир Путин медицина хезмəткəрлəренə төрле дəрəҗəдəге дəүлəт бүлəклəре тапшыру указына кул куйды.

“Остазлык өчен” дигəн билгегə сафаҗайлы якташыбыз, Новгород өлкə клиник хастаханəсенең бүлек мөдире Рушан СУЛИМАНОВ лаек булды. Рушан Абдулхакович 1979 елда Горький медицина институтын хирург белгечлеге буенча тəмамлый. Шуннан башлап, 40 елга якын Новгород хастаханəсендə хезмəт итə, медицина фəннəре докторы һəм профессор исемнəрен ала.

2007 елда ул «Медицина һəм сəламəтлек саклауны үстерүдəге казанышлары өчен” медале белəн бүлəклəнə, ə 2010 елда аңа “Россия Федерациясенең атказанган табибы” исеме бирелə. Без якташыбызны дəүлəт дəрəҗəсендəге бүлəк алуы белəн ихластан котлыйбыз, гадəттəн тыш җаваплы һəм иң олы хөрмəткə лаек булган һөнəри юлында исəнлек-саулык, шатлыклы вакыйгалар һəм рəхмəтле пациентлар телибез!

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*