tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан чаралар балалар бакчасында да узды
Сахалин өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан чаралар балалар бакчасында да узды

Сахалин өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уңаеннан чаралар балалар бакчасында да узды

Сахалин өлкәсендәге Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Ерак Көнчыгыш татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Южно-Сахалинск шәһәре 25нче номерлы балалар бакчасында (Русалочка) булды. Күп булмаса да, әлеге балалар бакчасына татар балалары да йөри. Сабыйлар кунакларны җыр-бию белән каршы алды.

Искәртеп узабыз, бу көннәрдә Южно-Сахалинск шәһәрендә Милли Татарстан Республикасы вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында  чаралар узды. Шул исәптән, Татар халкының үсеш стратегиясе Ерак Көнчыгышта яшәгән милләттәшләребезгә тәкъдим ителде. Милли Шура рәисе шулай ук Южно-Сахалинск мәчетендә дә булды. Иман йорты имам-хатыйбы Җамал хәзрәт Гарифуллин кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*