tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланды
Сахалин өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланды

Сахалин өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре башланды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Южно-Сахалинск шәһәренә визитын тантаналы чарадан башлады. Биредә бүген татар мәдәнияте көннәре ачылды.

Тантаналы чара Сахалин өлкәсенең сәнгать музеенда узды. Васил Шәйхразиев бирегә җыелган милләттәшләребезгә сәламләү сүзләрен җиткерде.  Сахалиндагы татарлар гореф-гадәтләрне сакларга, яшьләр күңеленә дә сеңдерергә тырыша. Чарада балалар да шактый иде. Аеруча ир балалар. Аларга татарча көрәш алымнарын да күрсәттеләр.

Татар мәдәниятен ачу тантанасы җыр-биюләр белән үрелеп барды. Биредә “Милләтебез   хәзинәләре” дип исемләнгән декоратив-гамәли күргәзмә дә оештырылган.  Милли Шура рәисе аның белән дә танышты. Сахалинда татар мәдәнияте көннәре иртәгә дә дәвам итәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*