tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалин татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрик итә
Сахалин татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрик итә

Сахалин татарлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны юбилее белән тәбрик итә

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

 

Сахалин утравында яшәүче татарлар җир йөзендәге иң изге теләкләр, йөрәктәге иң кадерле хисләр белән сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә олы рәхмәтебезне кабат-кабат әйтәбез. Киләчәктә эшегездә зур унышлар теләп калабыз. Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын!

Бугенге көндэ Сахалин утравы тарихына сез лаеклы өлеш керттегез. Сахалинда яшәүче татар халкынын күңелендә иң җылы хатирәләр һәм онытылмас мизгелләр калдырдыруыгыз өчен бугенгесе көндә зур рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз.

Безгә, сахалин татарларына әйткән игелекләрегез, файдалы киңәшлэрегез, кылган яхшылыкларыгыз өчен үзегезгә зур рәхмәт әйтеп, ныклы сәләмәтлек телибез. Борынгы бабаларыбыз калдырган үз динебез, телебез, гореф – гадәтләребез турында фикер алышып, күп сорауларны ачыкларга булышып, әхлак-тәрбия темаларына сөйләшеп гади халык белән бергәләшеп бергә-бергә күңелле итеп үткәргән чаклар бердә онытылмас.

Алга таба да озак еллар бергә-бергә аралашып яшәргә язсын,тагы да сахалин утрауына кунакка килугезне көтеп калабыз һәм киләчәктәдә бергэ хезмәттәшлек итәчәгебезгә өмет белдерәбез. Алдагы елларда да армый-талмый милләтебезгә, бөтен дөньядагы татар халкына ярдэм итэргә насыйп булсын!

Сахалин утравының милли- мәдәни

татар мөхтарияте оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*