tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Балалар Сабан туе узачак
Сахалинда Балалар Сабан туе узачак

Сахалинда Балалар Сабан туе узачак

12 май көнне Сахалин балалар Сабан туе узачак. Кунакларны һәм шәһәр халкын бу көнне Ю.Гагарин исемендәге мәдәният һәм ял паркына чакыралар.

Бәйрәм программасында балалар тантаналы йөреше, балалар концерты, халык уеннары һәм ярышлары, бүләкләр, халык һөнәрчелеге, милли әдәбият һәм сувенирлар күргәзмәсе, милли ризыклар дегустациясе. Шулай ук көрәш буенча турнир оештырылачак.

Бәйрәм кунаклары: Сахалин өлкәсе хөкүмәт вәкилләре, Сахалин өлкәсе, Татарстан иҗади коллективлары, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*