tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сахалинда “Нечкәбил” текстын Сахалин өлкәсе имам-хатыйбы укыды

ВИДЕО: Сахалинда “Нечкәбил” текстын Сахалин өлкәсе имам-хатыйбы укыды

Южно-Сахалинск милли мәдәнияте җирле мохтарияте, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы белән берлектә, жирле вакыт белэн сәгать 11 дә, бөтендөнья татарча диктанты язуда катнашты. Узен сынап карарга барлыгы 12 кеше килде. Текстны Жамал хәзрәт укыды. А. Алишнын “Нечкәбил” әкиятеннән өзек яздык. Купләр татар телен эле 1 генә ел укуга карамастан (узган ел якшәмбе татар мәктәбе ачылды), үзләрен сынап карарга дип катнаштылар элеге чарада. Кайберәүләрнең мәктәп тәмамлауларына 40-50 ел узган. Бик тырыштык. Бераз дулкынландык та, ләкин куңелле булды. Диктант тәмамлангач, барыбыз бергэ чәй эчтек. “Татарча диктант”та беренче мәртәбә катнаштык, дип хәбәр итә милләттәшләребез.

“Татарча диктан” Сахалин утравында ике аерым урында, ике аерым вакытта үткәргәннәр. Ике төркемдә дә текстны имам-хатыйб Җамал хәзрәт Гарифуллин укыган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*