tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Нәүрүзгә әзерләнәнләр
Сахалинда Нәүрүзгә әзерләнәнләр

Сахалинда Нәүрүзгә әзерләнәнләр

22 мартта Южно–Сахалинск шәһәрендә Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Аны “Халыклар дуслыгы” Сахалин халыклары ассоциациясе оештыра.

Бәйрәм программасында: концерт, котлаулар, халык уеннары, милли ризыклар конкурсы һәм дегустациясе. Нәүрүзгә килгән һәркем пылаудан авыз итәчәк. ч

Нәүрүз Сахалин җирендә беренче мәртәбә 2006 елдан “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан үткәрелә башлый. Бу бәйрәм бар төрки халыкларын туплап килә.

Быелгы бәйрәи бөтен кеше чакырыла. Аерым кунаклар – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ятимнәр һәм картлар йортында яшәүче олы яшьтәге кешеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*