tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда Сабан туе Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырыла
Сахалинда Сабан туе Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырыла

Сахалинда Сабан туе Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырыла

Быел «Сахалин Сабан туе» унөченче тапкыр узачак. Ул Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелә. Өлкәдә Сабан туе һәм Нәүрүз бәйрәмнәре «Туган тел» үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова һәм өлкә татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәистәше башлангычы белән оештырыла. Сахалинда Сабан туе бәйрәмен 2006 елдан бирле билгеләп үтәләр.

Бәйрәмгә Татарстан артистлары белән бергә  Ерак Көнчыгыш Федераль округыннан, Мәскәүдән күп кенә кунаклар, шулай ук Кытай һәм Япониядән татар оешмасы вәкилләре чакырылган.

Бәйрәм 24 июнь Южно-Сахалинск шәһәренең «Спартак» стадионында 12.00 сәгатьтә башлана.

Фото: sakhalin.info

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*