tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда яшәүче татар ветераннары Казанда булып китте
Сахалинда яшәүче татар ветераннары Казанда булып китте

Сахалинда яшәүче татар ветераннары Казанда булып китте

Сахалин утравында гомер итүче милләттәшләребез, хөрмәтле ветераннарыбыз Бөек җиңүнең 70 еллыгын Казанда каршы алды. Мондый бәйрәмне аларга Сахалин өлкәсенең “Туган тел” оешмасы оештырды.

Милләттәшләребезнең кайберләре сугыш башланганда вербовка белән Сахалинга озатылган, кемнәредер сугыштан соңгы елларда эшкә киткән.

Сахалин утравыннан килгән милләттәшләребез Казан белән танышуны Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтеннән башлады. Аларны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм Русия мөселман хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина кабул иттеләр.  Сахалин өлкәсендәге мөселманнарының, татар халкының бүгенге халәте белән танышып, сорауларга җавап биргәч Рөстәм хәзрәт милләттәшләребезгә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Алга таба кадерле кунакларыбызны Бөтендәнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров кабул итте. БТК БКдагы очрашу вакытында сугыш ветераннарына Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән һәм конгрессның да махсус бүләкләре тапшырылды.

Шәһәребезнең йөзек кашы булып торган Кол Шәриф мәчетенә баруны сахалинлылар түземсезлек белән көтте. Ниһаятәү өметләр чынга ашты. кунакларны  Илфар хәзрәт үзе каршы алып мәчет белән таныштырды. Илфар хәзрәтнең тәфсилләп сөйләгән вәгазен мосафирларыбыз таң калып, сокланып тыңладылар. Ә аннан соң, бабаларыбыз, Бөек ватан сугышында һәлак булган милләттәшләребез рухына бергәләп дога кылдылар. Илфар хәзрәтнең моңлы тавышы күңелләргә үтеп кереп, сүнә барган җаннарга яңа сулыш өрде.

Шәһәр белән танышу кысаларында кунаклар “Гаврош” балалар йортында булды. Сахалин утравы, андагы тормыш, татарларның ничек утрауга эләгүе турында сөйләделәр, балаларга күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Балачактан хәтердә калган урыннарны, урамнарны искә алып шәһәр буенча сәяхәт дәвам итте.

9 май көнне ветераннарыбыз Ирек мәйданында уздырылган бәйрәм парадында катнаштылар, Яңа Савин районындагы мемориаль җиңү паркында булып, ветераннар өчен махсус әзерләнгән “хәрби–кыр кухня”сында кунак булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*