tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда “Җәлил укулары” бәйгесе күз яшьләре белән узган
Сахалинда “Җәлил укулары” бәйгесе күз яшьләре белән узган

Сахалинда “Җәлил укулары” бәйгесе күз яшьләре белән узган

1 декабрь көнне Сахалин татар милли –мәдәни автономиясе, өлкә китапханәсендә «Җәлил укулары»ның II этабын уздырды. Бу мероприятиенең I этабы 23 ноябрь көнне Южно-Сахалинск шәһәренең №8 мәктәбендә үтте.

№ 8 мәктәп шәһәр автономиясе белән инде 10 елдан артык бергә эшләп килә. Мәктәпнен завучы, безнен милләттәшебез- Иванченко Наҗия Хаббановна автономиянең актив члены, төрле чаралар үткәргәндә һәрвакыт ярдәмгә килә: укучы балалар белән татар әкиятләренә сценкалар куя, бәйрәмнәргә сценарийлар әзерләүдә булыша, кичәләр алып бара. Шул ук вакытта автономиянең «Дуслык» ансамбле дә һәрвакыт мәктәп администрациясе оештырган чараларда актив катнаша. Бу юлы да, «Җәлил укулары»н үткәрү турында суз чыккач, Наҗия эшкә бик теләп алынды. Безнең үзара күпъеллык хезмәттәшлек турында мәктәп хәтта кечкенә фильм да эшләде.

Быелгы кичәдә, кечкенә балалар аеруча актив булдылар: алар татар телендә шагыйрьнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр.

№8 мәктәптә узган «Җәлил укулары»ның җинүчесе – 9 класс укучысы Калитько Элина «Оеклар» шигырен сөйләгәндә, хәтта олы ир-атларның да күзендә яшь ялтырады.
Сахалин татар милли –мәдәни автономиясенең рәис урынбасары – Самирханов Хәлим Мирзадович узенең чыгышында, киләсе елда «Җәлил укулары»нда катнашучылар кубрәк булыр, дигән өмет белдерде.

Конкурс тәмамланганнан соң, «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары, һәрвакыттагыча кунакларны милли ризыклар куелган өстәл янына чакырып сыйлады.

 

Вәсилә Хуҗина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*