tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сак булыгыз: мультиклар!» – мөселман фикер алышу клубы очрашуының яңа темасы
«Сак булыгыз: мультиклар!» – мөселман фикер алышу клубы очрашуының яңа темасы

«Сак булыгыз: мультиклар!» – мөселман фикер алышу клубы очрашуының яңа темасы

Мөселман яшьләре фикер алышу клубының дүртенче сезоны дәвам итә. Чираттагы очрашу мультфильмнарның зыяны һәм файдасы турында булачак. «Сак булыгыз: мультиклар!» дип исемләнгән әлеге очрашу бүген, 22 ноябрьдә 17.30да, Казанның Галиев мәчетендә уздырыла.

Эксперт сыйфатында гаилә, балалар һәм олылар психологы, «4life» психологик үзәгенә нигез салучы, Идел буе туктаусыз белем бирү институты мөгаллиме һәм методисты Гөлназ Әхмәтҗанова чыгыш ясар дип көтелә. Мөселман дискуссион клубы әйтергә сүзе булган һәр кешене чакыра.

Мөселман яшьләре фикер алышу клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җавап эзлиләр, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшәләр һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән танышалар. Очрашуларда һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләр карала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*