tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салават Фәтхетдинов “Салават кубогы” үткәрә
Салават Фәтхетдинов “Салават кубогы” үткәрә

Салават Фәтхетдинов “Салават кубогы” үткәрә

16 һәм 17 февральдә Чаллы шәһәре ипподромында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның “Салават кубогы”на автомобиль ярышлары узачак.

Бу хакта автошәһәрнең рәсми порталында хәбәр ителә. Ярышлар 1998 елдан бирле Чаллыда уза һәм һәрвакыт күп санда җанатарлар һәм тамашачылар җыя.“Параллель рәвештә Русия кубогының һәм Русия чемпионатының өченче этаплары үткәреләчәк”, — дип сөйләгән Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.Ярышлар ике көн дәвамында узачак. 16 февральдә Русия кубогының зачет төркемендә беренче квалификация узышлары һәм төркемдәге төп узышлар старт ала. 17 февральдә квалификация узышлары һәм “Н-1600” Русия чемпионатының зачет төркеменең төп узышлары башланачак.Быел ярышлар “КамАЗ”ның ярты гасырлык юбилеена багышланган. Бүген бу автоузышлар Русиядә бердәнбер хәйрия ярышлары булып тора. Барлык приз фонды Чаллы балалар йортына җибәреләчәк. Әфарин, Салават!

 

Фото: google.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*