tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Салават күпере» торак комплексындагы бер урамга Әлфия Авзалова исеме бирелде
«Салават күпере» торак комплексындагы бер урамга Әлфия Авзалова исеме бирелде

«Салават күпере» торак комплексындагы бер урамга Әлфия Авзалова исеме бирелде

Казанның өч яңа урамына Татарстанның мәшһүр мәдәният эшлеклеләре исеме бирелде. «Салават күпере» торак комплексындагы урамнарның берсе легендар җырчы Әлфия Авзалова исемен йөртәчәк.

«Казанның Киров районы «Салават күпере» торак комплексы территориясендә яңадан формалашкан урамнарга түбәндәге исемнәрне бирергә: 1нче урам алга таба – «улица Мустая Карима — Мостай Кәрим урамы»; 2нче урам — «проспект Ильгама Шакирова — Илhам Шакиров проспекты»; 3нче урам — улица Альфии Авзаловой — Әлфия Авзалова урамы» дип аталачак», – диелгән Казан шәһәре Башкарма комитетының документлар җыентыгында.

Мостай Кәрим – башкорт совет шагыйре, язучы һәм драматург. Аның йөздән шигырь һәм проза җыентыгы, дистәдән артык драма әсәре дөнья күрде.
Киров районындагы проспектларның берсенә татар музыкаль мәдәниятенең мәшһүр вәкиле Илһам Шакиров исеме бирелде. Илһам Шакиров – кабатланмас баритон тавышлы талантлы җырчы. Ул радио һәм телевидениедәге чыгышлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

«Салават күпере» торак комплексындагы өченче урам легендар җырчы, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалова исемен йөртәчәк.
Әлфия Авзалова – 2017 елның 15 июнендә, Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында арабыздан китте.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*