enrutat
Баш бит / «Самар татарлары» мәгълүмат порталы эшли башлады
«Самар татарлары» мәгълүмат порталы эшли башлады

«Самар татарлары» мәгълүмат порталы эшли башлады

2013 елның октябрь аенда татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган яңа мәгълүмат медиа-портал эшли башлады. Аны интернеттан www.samtatnews.ru адресы буенча эзләп табарга була.

Портал Самара татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны яктыртып тору, өлкәбездә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дин, әхлак, гореф-гадәтләребез турында материалар кую, җирле талантларыбыз – язучылар, шагыйрьләр, артистлар һәм иҗади коллективлар хезмәтен популярлаштырып халыкка җиткерү өчен хезмәт итәчәк.

Бүген без регионыбызда чыгып килүче күпсанлы массакүләм мәгълүмат чаралары белән горурлана алабыз. Алар зәвыклы укучыларыбызны татарның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм хәзерге көнкүреше турындагы бай эчтәлекле язмалары белән куандырып тора. Медиа-порталда аларның һәрберсенә дә урын бирелгән. Шулай ук сайтта татар тормышына кагылышлы аудио- һәм видеоматериаллар, фильм һәм сюжетлар да табарга була.

Порталны оештыручылар тарафыннан татар телле матбугат чараларын шушы бердәм мәгълүмат кырында берләштереп, авторитетларын арттыру, иҗади көчләрне туплау максаты да куела. Ә интернет-ресурсның идеологиясен һәм стратегик юнәлешен редакция коллегиясе һәм советы билгели.

Инде бүген сайтыбыз Самара өлкәсендә генә түгел, Россиянең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында популярлашып бара.

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы Самара өлкәсенең иҗтимагый һәм мәгълүмат сайтлары арасында лаеклы урын алыр һәм вакыты җиткәч, радио, телевидение, интернет-технологияләр белгечләрен үз тирәсенә туплап, көчле иҗат коллективы булдырылыр, дип өметләнәбез.

Римма Нуретдинова, яңа медиа-портал редакторы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*