tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара “Ак калфагы” корама юрган серләрен барлый
Самара “Ак калфагы” корама юрган серләрен барлый

Самара “Ак калфагы” корама юрган серләрен барлый

5 февральдә  Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Ак калфак” татар хатын-кызларының чираттагы җыелышы һәм мастер-класс үткәрелде. Бу юлы оешма әгъзалары корама – калдык-постык материал кисәкләреннән җыеп тегелгән юрган яисә сырма тегәргә өйрәнделәр.

Әйе, тормышыбыз җитешле хәзер. Иске күлмәкләрне сүтеп, кисеп, җыеп, тукыма ясап утырасы юк. Ләкин авылга кайтканда мунча алдындагы утыргычка җәелгән, яисә сандык төбендә сакланган сырмаларны күргән саен әбиләребезне сагынабыз, үзебезнең яшьлегебезгә кайткандай булабыз.

Хәзер мода журналларында да ситсы кисәкләреннән карават япмалары ясау ысулы турында язып торалар. Димәк, әбиләребезнең юк-бардан ясалган сырмалары бүген дә модада. Тик бу эшне яңа материалдан һәм бик пөхтә итеп башкарырга гына кирәк.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә кызларга технология дәресләре укытучы Асия Госман кызы Сәйфетдинова аккалфаклыларга нәкъ шул ысулны өйрәтте дә инде. Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова чакыруы буенча өмәгә күпсанлы шәһәр хатыннары, Гали һәм Мәчәләй авыллары оешмалары вәкилләре Илһамия Кәримова, Гөлшат Низамова һәм Асия Исмәгыйлева килгәннәр иде. Эш арасында алар Похвистнево районы иҗтимагый оешмаларындагы эшләр турында сөйләделәр. Иң әһәмиятлесе шул — февраль урталарында Галигә кунакка Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисованы көтәләр икән. Хәер, андагы хатын-кызлар оешмасы бик актив эшли, хәтта үзләренең бүлмәләре дә булдырылган һәм кул эшләре белән бай итеп бизәлгән. Димәк, кунакка күрсәтерлек әйберләре дә, эшләре дә байтак.

Сөйләшеп, җырлашып утырган арада оста куллар астыннан корама салфеткалар чыга башлады. Аларны бер-берсе янына тезеп куйсаң, матур гына сырма ясап була. Кызганычка, бу юлы төрлебез төрле зурлыктагы салфеткалар ясаган идек. Без 4 мартта булачак утырышка унбишкә — унбиш сантиметрдагы салфеткалар тегеп килеп, аларны озын гына сырмага җыярга булдык. Арабыздан беребез аны «Волгарь» бистәсендә төзелүче татар милли йортына бүләк итәргә мөмкин, дигән тәкъдим керткәч, бу идея барыбызга да бик ошады.

Эш тәмамлангач, Гали уңганнары алып килгән бавырсаклар һәм урамалар белән чәй эчтек, кызлар өйләрендә чигеп алып килгән яңа калфакларны киеп-киеп карадык та, үзебезгә ошаган фасонны сайлап фотога төштек.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА. «Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*