enrutat
Баш бит / Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары арасындагы багланышлар ныгый

Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары арасындагы багланышлар ныгый

2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе тарихыбызны барлау, үстерү юнәлешендә яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

Самара һәм Әлмәт төбәге тарихчылары ике арадагы багланышларны ныгыту юнәлешендә эш башлады инде. Самара өлкәсенең Камышлы районы Иске Ярмәк, Гали авыллары, гомумән, туган як тарихына багышланган киң күләмле китапның бер бүлеге XVIII гасырда беренчеләрдән булып нефть тапкан һәм кара алтын эшкәртүгә нигез салган якташыбыз Нәдер Уразмәтовкә багышланачак.

Бу көннәрдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында ике төбәк тарихчыларының чираттагы очрашуы булып узды. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе, институтның ректоры Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов кабул итте. Әлеге җаваплы хезмәтне башкаруда төбәк тарихчыларына ярдәм итәргә һәрчак әзер булуын әйтте. Самара өлкәсе татарларының милли-мәдәни “Сәлам” газетасы мөхәррире Фәрит Шириязданов, Камышлы, Келәүле авыллары имам хатибы Габдулла Мөхәммәткәрим, Әлмәттән туган як тарихын өйрәнүче, күп кенә китаплар авторы Роза Сәлмәнова, “Әлмәт энциклопедиясе” фондын оештыручыларының берсе Рафик Әмирханов, Нәдер Уразмәтов нәселе вәкиле Ландыш Нәдырова, элеккеге нефтьче, Колшәрип авылы тарихын өйрәнүче Булат Заһиров бергәләп Нәдер Урәзмәтов, ул чорларның тарихына бәйле булган яңа мәгълүматлары белән уртаклаштылар, әңгәмә корып, фикер алыштылар. Алар төбәк тарихчылары, язучылар, укытучылар өчен бергә җыелып фикер алышырга уңай мөмкинлекләр тудырылган Бөтендөнья татар конгрессы Әлмәт бүлекчәсенең махсус бүлмәсе институтта булдырылуга И.Р.Сәлаховка үз рәхмәтләрен җиткерделәр.

Роза Гаррапова

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*