tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек башлана
Самара өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек башлана

Самара өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек башлана

Самара өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек башлана. Киләсе җәйдә ул Камышлы җирлегендә узачак.

28 август көнне Самара өлкәсенең Камышлы муниципаль районы администрациясе бинасында Самара өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Холин рәислегендә күчмә киңәшмә узачак.  Җыелышта Самара өлкәсе территориясендә X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм уздыру мәсьәләләре каралачак, дип хәбәр итә “Самара татарлары”.

Бөтенроссия авыл Сабан туенда рекордлы санлы кунаклар  – илнең 30 төбәгеннән берничә мең кеше җыелыр дип көтелә. Шулай ук бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*